ЧИЯ’ КЫЗЫЛ с. Карасу кызыл, куе кызыл. Чия кызыл иренле, ясалма бөдрә чәчле, тулы беләкле тәбәнәк кенә бер ханым, күбәләктәй очынып, аңа каршы килә иде. Ф.Җамалетдинова. Фатыйманың, ишектән керүгә, күзенә матур чия кызыл күлмәк чалынды, ул аңа беренче булып үрелде. З.Кадыйрова |