ЧИЯ I и. 1. 1) Гөлчәчәклеләр семьялыгыннан куе кызыл төстәге сусыл җимеш бирә торган күпьеллык агач яки куак. Алмагачлар һәм чия чәчәк атканда, тау битләвенә кабат ап-ак кыш әйләнеп кайткандай була. А.Тимергалин . Әнә гөлҗимеш куаклары, шомырт-балан агачлары, чикләвек, чия рәтләре... Г.Гыйльманов 2) Шул агачның җимеше. Бергә урманга, чиягә йөрдек. Г.Кутуй. Тубал тотып чия сатарга чыгармы? А.Гыйләҗев 2. с. мәгъ. Шул үсемлекнең җимеше төсле. Шомырт күзле, бал авызлы, чия иренле Фарзанасы турында уйлый. Г.Кутуй |