ЧИШҮ I ф. 1) Бәйләнгән бау, шнур, төенләнгән җеп һ.б.ш.ны сүтү, очларын ычкындырып аеру. Аннары --- кроссовкаларын салырга иелде. Шнурларын чиште. Җ.Юныс 2) Төрелгән, урап куелган әйберне сүтү, аның бавын ычкындыру. Әниләре таң белән торып әзерләгән, сый салынган төенчекне чишеп, сыйланып алгач, күлдә су коендылар. А.Хәйретдинова 3) Берәр нәрсә тирәли уралган әйберне сүтеп алу . [Хатирә апа] Ияк астыннан бәйләгән яулыгын чишеп, яшь киленнәрчә, колак артыннан кайтарып бәйләп куйды. Г.Әпсәләмов. Плащын салды, шарфын чишеп элде... Г.Гыйльманов. Ут сүнгәч, Шельга яткан җиреннән сикереп торды да савыгып җитмәгән уң кулы белән, теше белән бинтны чишәргә кереште. А.Толстой 4) Киемнең төймәсен, каптырмасын һ.б.ш. ычкындыру, ычкындырып ачу. Пальто якасын ычкындырды, төймәләрен чиште [профессор]. Г.Әпсәләмов. – Кәнишне, – ди егет һәм акрын гына кызның күлмәк изүен чишә. З.Мәхмүди 5) Дөрес җавапны табу. Рәфгать белән кара-каршы утырып, физикадан мәсьәлә чишәбез. А.Гыйләҗев. Солтанъяр бу хакта уйлангалап йөрсә дә, башваткычны чишә алмады. З.Мурсиев 6) күч. Берәр мәсьәләне, проблеманы хәл итү, ачыклау. Космосны аңлагач, без гомумпланетар, гомумкешелек мәсьәләләрен дөресрәк чишәрбез, тизрәк хәл итә алырбыз. А.Тимергалин. Атнага ике мәртәбә җыйналуны дәвам итәбез – чишәсе проблемалар күп. З.Зәйнуллин // Берәр нәрсәне ачыклау, белү. Искәндәр чәй янында ук, үзен борчыган серне чишү теләге белән, Гөлсем апага берничә сорау биреп караган иде. Г.Гобәй 7) күч. Берәр яшерен булган нәрсәне, серне сөйләү; үзенең хәлен, уй-ниятләрен сөйләп бирү. Ничек итеп җанында кайнаганын чишсен соң ул? А.Вергазов. Хаммат абый, бу серемне сиңа гына чишәм. А.Хәсәнов. Үзләренең очында ялгыз башы яшәүче карт кызны ярәштерергә ниятләвен әтигә чишә. К.Миңлебаев Чишә бару Бер-бер артлы чишү. – Эчкән өчен алып аттылар үзен эшеннән, – дип, берни яшермичә, күптәннән таныш кешесенә сөйләгән кебек, иң нечкә серләрен риясыз чишә барды. Т.Галиуллин. --- иң мөһиме – ул проблемаларны әдәбият үзе чишә бара. М.Вәлиев Чишә башлау Чишәргә керешү. Аның башында үзенчә авыр мәсьәлә иде: бу чуалчык трагедияне кай ягыннан чишә башларга? Г.Ибраһимов. Мәсьәләне чишә башлаганчы ук бозып ташларга мөмкин иде. В.Нуруллин Чишә бирү Бернигә карамый чишү. Хикмәтле моторларның серен ул тагын да дәртләнебрәк чишә бирде. Г.Әдһәмова Чишә килү Әлегәчә эзлекле рәвештә чишү. Икенче язучы, иҗатының башында ук тормышның үзәгеннән бер проблема суырып алып, шуны әсәрдән-әсәргә тулырак, күп яклырак һәм тирәнрәк, ышанычлырак итеп чишә килсә, --- бу вакытта инде без төпле язучы белән очрашуыбызны тоябыз ---. М.Вәлиев. Чөнки Татарстан халкы гомер-гомердән – авырлыклар килгәндә дә, шатлыкта да – бердәм булып, мәсьәләне уртага салып, бергәләп фикерләшеп чишә килде. Татар заманы Чишә тору Бер-бер артлы чишү; әлегә чишү. Бераз гына көтә тор, Янчык бавың чишә тор. Т.Гыйззәт. Ленаның хатлары торган саен кыюрак була барганнар, ул мине үзенең тирән фикердәше итеп санаган, шикләнмәгән, курыкмаган, бар булган серләрен чишә торган. А.Гыйләҗев Чишә төшү Бераз гына чишү. Чишелмәгән төеннәрне Тешем белән чишә төштем. Ф.Яруллин. Абыстай, сөйләм тәменә керер алдыннан, әүвәл күлмәк итәкләренә кадәр җыя төшәр, баш яулыгын чишә төшәр һәм, ике кулын күтәреп, Аллаһыга дога кылыр иде. М.Хәбибуллин Чишеп алу Тиз арада чишү. Таһирҗан муенындагы кулъяулык-шарфын чишеп алды да моңсу гына утырган Гәүһәриянең муенына урады. Г.Әдһәмова Чишеп ату Җәһәт кенә, кызулык яки ялгышлык белән яисә көтмәгәндә чишү. Хәзер чишеп атабыз аны! А.Гыймадиев. Серне ялгыш кына чишеп аттым бит. В.Нуриев Чишеп бару Булган берсен бер-бер артлы чишү . Ә мин, ни дисәң дә, XX гасыр гәзитләрендә басылган шахмат мәсьәләләрен гел чишеп бара идем. А.Тимергалин Чишеп бетерү Тулысынча чишү. Билгеле, андый вак-төякләр бихисап күп, аларны чишеп бетерү мөмкин түгел... А.Тимергалин. Ләкин ул да проблеманың барлык якларын чишеп бетерә алмый әле ---. К.Гыйззәтов Чишеп җибәрү Кинәт чишү. Нәфисә шәлен чишеп җибәрде дә, торып, урындыгының артына таянды. Г.Бәширов. Аның хәзер үк кемнедер, үзен аңлый торган кешене эзләп табасы, күкрәгенә бөялгән төерне чишеп җибәрәсе килде. А.Вергазов Чишеп кую Алдан ук чишү; тиз генә чишү. Шуны әйтергә кирәк, Нургали азык мәсьәләсен күңеленнән катгый рәвештә чишеп куйган иде. Ә.Еники. Алдан ук серне чишеп куярга тиеш булмасам да, үзеңне якын иткәнгә әйтәм инде алайса ---. В.Нуруллин Чишеп салу Көтмәгәндә чишү. Кала башлыгы булып алган сатлык Анастасий инде кайсарлар сараендагы серне дә чишеп салды ---. В.Имамов Чишеп ташлау к. чишеп ату. Кайтып, бөтенесен чишеп ташлаганмы әллә теге пырдымсыз зат?! А.Гыйләҗев. Беркадәр вакыт маймыл тыз да быз килеп йөри, аннары кинәт «мәсьәлә»не чишеп ташлый. А.Тимергалин Чишеп тору Әле, хәзер чишү; даими чишү. Җитмәсә, Сания узган юлда бастырык бауларын чишеп торам. Р.Рахман Чишеп яту сөйл. к. чишеп тору. Мин бәрәннең арканын чишеп ятканда, урыс авылыннан бер марҗа түти баягы сары чәчле кыз белән аһылдап йөгереп килде дә дуңгыз янында иелә-бөгелә такмакларга тотынды. Г.Бәширов. Николай Сергеевич белән мин инде ничәмә-ничә бөтендөнья проблемаларын чишеп ятканда, Шәех килеп керде. Ә.Мушинский |