ЧИШМӘ и. фар. 1) Җир астыннан бәреп, тибеп чыга торган су чыганагы; кизләү. Мичкә ягарга утын кисәсе, мал-туар карыйсы, ишегалдын себерәсе, тирес түгәсе, кар көрисе, чишмәдән су алып менәсе бар. В.Нуруллин 2) Шундый чыганактан чыккан зур булмаган су агымы; инеш; гөрләвек. Кояш кыздыра, кошлар сайрый, чишмәләр чылтырап ага. А.Алиш. Гүя бу мөкатдәс елгаларның суларын түгел, хәтфә болынлыктагы чишмәләребезнең бер йотым суын да бүген мин ширбәт итеп эчәр идем. Г.Кутуй 3) Кайбер сыек нәрсәләрнең агымы. --- шәһәр читендә чүп аунап ятмасын, булдыксыз операторлар гаебе белән түгелгән нефть чишмәләре акмасын ---. Г.Ахунов 4) Ургылып чыга торган һәртөрле сыеклык. Маңгаена ядрә кыерчыгы эләгеп яраланган Лайош та, сиптереп аккан кан чишмәсен куллары белән аралый-аралый, --- сазлыклар ягына таба торып чапты. В.Имамов 5) күч. кит. Нәрсәнең дә булса чыганагы, башлангычы; нигезе . Акмый тышка мәгънәләр – кипкән күңелнең чишмәсе; Калган урнында һәлакәт чокры, баткаклык күрәм. Г.Тукай. Ә менә яз һәм көз көннәрендә минем иҗат чишмәм ургый башлый. И.Юзеев ◊ Чишмә башы к. чишмә ( 5 мәгъ.). Тәүфикъ Әйди иҗатының чишмә башы 1967 елга барып тоташа. Б.Камалов. Гомумән, «Инкыйраз» – татар әдәбиятының гына түгел, бөтен татар мәдәниятенең, татар ренессансының чишмә башы ул. А.Тимергалин. Бу әдәпнең чишмә башы кайда, Агып килә кайсы чорлардан?.. Г.Морат |