ЧИШЕНҮ ф. 1) Өске киемне салу, өсне салу. Яшьләр, чишенеп, өстәл янына уздылар. А.Алиш 2) Киемнәрне тулысынча салып ялангач калу. Нишләптер, баш әйләнеп китте дә егылдым... уянып китсәм... тфү-тфү, сикереп тордым дип әйтмәкче идем, күрәм: чишенгәнмен, күлмәксез басып торам. А.Гадел 3) күч. Ябык кием кию гадәтеннән баш тарту, ачыграк кием киюгә гадәтләнү Чишенә бару Торган саен чишенү . Бер татар җырчысы белән Мисыр студенты гына түгел, мөселман халыклары гомумән әкренләп чишенә бара хәзер. Шәһри Казан Чишенә башлау Чишенергә тотыну. – Утырып тор шушында, – диде Хәерлебәнат һәм читкә китебрәк чишенә башлады. А.Гыйләҗев . – Ярар, – диде Айзат гадәттәгечә тыныч кына һәм чишенә башлады. А.Фәләх Чишенә тору Әлегә чишенү. – Алай булгач, син бар, битеңне агартып юып кил, ә мин чишенә торам, – дигән чыпчык. Ф.Яхин Чишенеп ату Бик җитез генә чишенү; кинәт чишенү. Йосыф тиз генә чишенеп атты да Рәмилә янына кереп чумды. Г.Гыйльманов Чишенеп бетү Тулысынча чишенү. Хәерлебәнат, чишенеп беткәч, аңа карады да кычкырып көлеп куйды ---. А.Гыйләҗев. Гамил иң соңыннан чишенеп бетсә дә, суга аягын беренче булып тыгып карады. А.Тимергалин Чишенеп җибәрү Бераз чишенү. Рәхәтләнеп чишенеп җибәр, Аллага шөкер, өй җылы. А.Гыйләҗев Чишенеп кую Алдан ук чишенү. Әлбәттә, кызлардан алдарак чишенеп куйды Билал ---. М.Вәлиев Чишенеп ташлау к. чишенеп ату. Атауга чыктылар да өсләрен чишенеп ташладылар. А.Тимергалин. Бөтенләй чишенеп ташлый бу. А.Хәсәнов Чишенеп ыргыту к. чишенеп ату . Кәнфитләнеп торыр чак түгел, без, аны-моны уйлап тормастан, тиз-тиз чишенеп ыргыттык. А.Гыйләҗев |