ЧИШЕНМӘЛЕК и. 1) Чишенү, өске киемнәрне элеп калдыру бүлмәсе; гардероб. Соңга калган вәкилләр, кунаклар түбән катта, чишенмәлек янында, ашыгыч-ашыгыч тыш киемнәрен салалар да, кызыл кәгазьләрен күрсәтеп, югары залга агыла баралар. Г.Ибраһимов 2) Өс киемнәрен берәр махсус эш, спорт һ.б.ш. киемгә алмаштыру урыны. Ә әлегә ул бары тик Австралиядә, диңгез буенда күренә – монда кызык пляж чишенмәлеге урнаштырылган. Күрше |