ЧИШЕНДЕРҮ ф. 1) Кемнең дә булса өс, аяк киемен салдыру. Гайрәт орды да, соңра, ятмак булып, Гөлбануга аягын чишендерергә кушты. Г.Ибраһимов. Кияүнең өстен-башын чишендергәннән соң, су салып торып, кулын юдырасы икән. Г.Бәширов // Анадан тума, ялангач калдыру. Хикмәтне, авыл җыенында чишендереп, чыбык белән суктыруның икенче елында булды бу хәл. А.Шамов. Галим, --- урыныннан сикереп торып, авыруларны операциягә кертер алдыннан чишендерә торган бүлмәгә таба атлады. Г.Әпсәләмов

2) күч. Мал-мөлкәтне көч кулланып тартып алу яисә яшерен рәвештә урлап китү; талау. Мөгаен, бу бәндә элек Норвегиядә квартира басып, төнлә кешеләрне чишендереп йөргәндер ---. Г.Әпсәләмов. Фатирны тәмам чишендергән карак. Н.Гыйматдинова

3) күч. Бәяләрне чамадан тыш күтәрү; соңгы акчасын алу, талау. Чишендерәләр, мәйтәм, халыкны! Д.Гыйсметдин // Бик ярлыга калдыру. Дөнья мине чишендерде, мин шып-шыр, анадан тума ялангач калдым... А.Гыйләҗев

4) күч. Бөтен булган әйберне алу, кырып-себереп алу, берни калдырмау. Кем әйтмешли, күчтәнәчкә яулык тотып кайталар да чишендереп китәләр. К.Кәримов

5) күч. Бик текәлеп, оятсызларча карау. Бу – --- чибәр хатынга ашардай булып, ир-ат теле белән әйткәндә, аны чишендереп каравы иде. Р.Кәрами

6) күч. Бик әйбәт тану, билгеләү; үтәдән-үтә күрү. --- тыелган әйберләр алып керү турында фикер йөрткән кешене ул әллә нинди нечкә приборларга караганда да төгәл «чишендерә». К.Булатова

7) күч. Ачу, тулысынча күрсәтү (авыз, тешләр тур.). Утыз ике тешеңне аңкауга кадәр чишендереп, алай шаркылдап көлү килешми, туган. М.Галиев

Чишендерә башлау Чишендерергә тотыну. Шулай да чишенми яту мөмкин булмаганга, Гөлбану Закирны чишендерә башлады. Г.Ибраһимов. Сабирҗан тиз-тиз генә Миңлегөлне чишендерә башлады. М.Хәсәнов

Чишендерә тору Әлегә чишендерү. Пәтих, син ник терәлеп каттың, чишендерә тор Борнаш Тустыгановичны! Р.Сәгъди

Чишендереп ату Тиз-тиз чишендерү. Ике санитар йөгереп килеп, иң элек аны анадан тума чишендереп аттылар, өр-яңа күлмәк-ыштан кидерделәр. М.Хәсәнов

Чишендереп бетерү Тулысынча чишендерү; бик нык чишендерү. Кыз кияүне әүвәле чишендереп бетергәч, аннан үзе чишенә башлый. К.Насыйри. Әгәр алга таба да мондый абзыйлар болай комсызлансалар, илгә кайтып җиткәнче аны тәмам чишендереп бетерергә дә мөмкин иделәр. Ф.Яхин

Чишендереп җибәрү Кинәт яки тиз генә чишендерү. Өйгә керүгә, бала шыңшый башлаган иде, чишендереп җибәргәч, күзләрен зур ачып, ялтыравык нәрсәләргә караштыра башлады, шым булды. М.Хәбибуллин

Чишендереп кую Кинәт яисә алдан чишендерү. Яз чишендереп куйды үзләрен. К.Кәримов

Чишендереп ташлау Тиз-тиз яки дорфа рәвештә чишендерү. Бар киемнәрен чишендереп ташлый. Әкият. Бу минутта ул теләсә кемне шулай тиз генә чишендереп ташлый алыр кебек иде. Р.Вәлиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә