ЧИШЕЛҮ ф. 1) төш. юн. к. чишү. Шунысын да искәртик: әлегә бу шагыйрьгә бәйле күп кенә мәсьәләләрнең фән тарафыннан чишеләсе бар. Ф.Яхин 2) Бәйләнгән, төенләнгән бау, шнур, җеп һ.б.ш. нәрсәләр сүтелеп китү. Чиләкне юньләп бәйләмәгәнмен икән, төен чишелде, чиләк быгыр-быгыр суга батты... А.Гыйләҗев. Ат хәтта бәйләнмәгән дә, тезгене чишелгән, ул, башын төрле якка йөртә-йөртә, кар өстеннән азык эзләгәндәй итә ---. З.Хөснияр 3) Берәр уралган, төрелгән әйбер сүтелеп, ачылып китү. Төенчек чишелеп, яулык бушатылды. В.Сәфәров 4) Кием-салым төймәсеннән, каптырмасыннан ычкындырылу; ычкынып ачылу. Сукно пальто чишелгән, һәм сарык йоныннан бәйләнгән ак шарф арасыннан таза кызыл күкрәк уемы күренеп тора. М.Мәһдиев. Тун изүе ярым чишелеп, кызгылт шарфы тышка салынып торган килеш карга ятып ауный-ауный үкерде... А.Вергазов 5) күч. Ачыклану; хәл ителү. Күрәсез, бу – тормыш үзе китереп куйган зур проблема, һәм ул чишелергә тиеш... Г.Гомәр. Мәсьәлә чишелмәде, әмма тиешле бер юнәлеш, ачыклык алды. А.Гыйләҗев 6) күч. Берәр яшерен, сер булган нәрсәне ачыктан-ачык сөйләп бирү; эчтәгесен тулысынча сөйләү, әйтергә базмаган нәрсәләрне әйтеп ташлау. Шунлыктан ахирәтлек белән генә чишелә алмаслык серләрне дә бу тугрыда яшерергә лөзүм тапмый. Г.Ибраһимов. Гөлфинур моңарчы үзен йөгәнләп, тыелып кына сөйләшә иде, кинәт ул чишелеп, туарылып китте. А.Вергазов Чишелә бару Торган саен күбрәк чишелү. Берәм-берәм юлда чишелә барган синең серләр, аның шикләре. К.Сибгатуллин Чишелә башлау Чишелергә тотыну. Кәримәнең күңелендә тулган, төенләнеп торган хиссиятләр чишелә башлады. Г.Исхакый. Шөкер, соңгы елларда авылыбызда күп кенә борчулы мәсьәләләр чишелә башлаган: балалар бакчасын төзеп маташалар, юлларга асфальт салына, мәктәп яшәп килә. Д.Гыйсметдин Чишелә килү Әлегә кадәр билгеле бер эзлеклелектә чишелү. Рәхмәт аның егерме биш гасыр чишелми килгән табышмагына! М.Галиев. Әлбәттә, аларның бер ишеләре чишелә килде, икенчеләре туып торды. Өмет Чишелә тору Әледән-әле, туктаусыз чишелү. Ильяс Егор Кононовичның әкият капчыгы әледән-әле чишелә торуга күнегеп бара иде инде ---. Б.Камалов Чишелә төшү Бераз чишелү. Сер йомгагы исә көтмәгәндә бераз чишелә төште. Шәһри Казан Чишелеп бару Бер-бер артлы, билгеле бер тәртиптә чишелү. Вакыйгалар логик рәвештә бер-берсенә бәйләнеп чишелеп баралар, һәм алар барган саен үсәләр, көчәяләр. М.Җәлил. Проблемалар, чыннан да, күп, алар үз чираты белән чишелеп бара. Бөгелмә авазы Чишелеп бетү Тулысынча чишелү. Аның әнә шулай үтә ягымлы булуы миңа бик ошый, шулай бөтен барлыгы белән балкып, ничектер бөтенләй чишелеп бетеп, чын күңелдән елмаюы да сөйдерә иде. Г.Бәширов. Ә әти-әни үзләренең җилкәләрендә безнең һичкайчан чишелеп бетмәс мәсьәләләребезне чишәләр. А.Нәҗми Чишелеп килү Соңгы арада чишелүгә таба бару; әлегәчә өзлексез чишелү. Республика программаларында, грантларда катнашып, бу сораулар күпмедер күләмдә чишелеп килә. Якты юл Чишелеп китү Кинәт чишелү. Аның сары күлмәк өстеннән кигән елтыр кара жилеты чишелеп киткән, чалара башлаган тузгак чәче маңгаена төшкән. Г.Бәширов. Менә баланың юрганы чишелеп китә, Бикәнең ботларына уралып, барырга комачаулый. З.Зәйнуллин Чишелеп кую Тиз генә чишелү. Менә шуннан компьютер хикмәтләре чишелде дә куйды. З.Мурсиев Чишелеп тору Даими рәвештә, булган берсе чишелү; хәзерге моментта чишелү. Шул рәвешле авылларда тормыш дәвам итә, килеп туган проблемалар чишелеп тора, киләчәккә планнар корыла, яңа баскычлар салына. Бөгелмә авазы |