ЧИШЕЛЕШ и. 1) Нинди дә булса мәсьәлә, эшнең хәл ителү юлы, шуның ахыры, нәтиҗәсе. Әмма бар икән ич хәл ителмәстәй тоелган мәсьәләләрнең чишелеше! М.Хуҗин. – Башкача чишелеш юк, хөрмәтлем, – диде дә, кинәттән генә нәрсәнедер исенә төшергәндәй сискәнеп, маңгаен уа-уа, өске катка таба атлады. А.Хәсәнов 2) мат. Математик мәсьәләне чишү ысулы, принцибы // Мәсьәләне чишкәннән соң килеп чыккан нәтиҗә, җавап. Кемдер ручка башын кабып уйга калган, кемдер мәсьәлә чишелешен, ашыга-ашыга, дәфтәренә төшерә. Г.Әдһәмова. Рәзифә аңа математикадан бирелгән өй эшләрен күчертә ---: математиканы су урынына эчкән кыз моның өчен мәктәпкә махсус гел алдан килә, кыңгырауга чаклы аның дәфтәрендәге катлаулы мәсьәләләрнең чишелеше Мөхәммәтнең дәфтәрендә урын алганын түземлек белән көтә. З.Хөснияр 3) әд. Әдәби әсәр сюжетының үсешен тәмамлый торган эпизод, вакыйга. Пьесаның һәм спектакльнең чишелеше оригиналь. А.Әхмәдуллин. Тылсымлы әкиятләрнең композициясенә башлам, эпик өлеш (төенләнеш, вакыйгалар үсеше, кульминацион нокта, чишелеш) һәм бетем хас. Л.Җамалетдинов |