ЧИЧИКАЙ и. диал. 1) Пыяла, фарфордан эшләнгән савыт 2) Шундый савытның ватылган кисәге. Чичикайларны – аллы-гөлле чынаяк ватыкларын – күмгән җирләреннән казып чыгарырга бик теләсә дә, Мохтар балыкка барырга риза булды. Г.Мөхәммәдова. Әгәр дә метеорит дигәнең юк кына бер чуерташ кисәге – биш тиенлек чичикай кебек нәрсә булып чыкса?.. Д.Гыйсметдин |