ЧИЧӘН и. тар. 1. Борынгы халык шагыйре; шагыйрь-импровизатор, нәфис сүз остасы. Чичәннәр, мәзәкче, әкиятчеләр, тапкыр сүз, матур хикәяләр сөйләп, шаһның күңелен хушландырдылар, тамашачыларны көлдерделәр. К.Насыйри. Иген кырларына бәрәкәт кунмый, Басып китсә сарут, билчән генә; Күп сүзнең дә игелеге булмый, – Син дә чичән түгел, телчән генә. Н.Арсланов 2. с. мәгъ. Импровизатор сәләтенә ия булган. Чичән җырчыларга сокланганга Ул бай телнең оттым серен мин. Н.Арсланов. Бу тамаша чичән шагыйрьләрнең ярышыннан ким түгел. Ф.Абдуллин |