ЧИ’Т-ЯТ с. 1. Бөтенләй чит, ят булган. Фомич Азатны олы юлдан читтәрәк, урыны-урыны белән яшел чирәм дә борын төрткән гади авыл юлларыннан барырга өйрәтә, шуңа күрә чит-ят кеше, хәрби машиналар очратмыйлар. А.Тимергалин. Бүген мин бөтенләй чит-ят, үзгә дөньяга эләктем. А.Мансуров

2. и. мәгъ. Бөтенләй чит, ят кеше. Кем ул чит-ятларның күзен ачып, дикъкатьләрен безгә юнәлтә? А.Тимергалин. Матурлыгыңа чит-ятларның сокланып күз салуы, синең бүтәннәргә елмаеп каравың мине чыгырымнан чыгара. А.Әхмәтгалиева



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә