ЧИ’Т-ЧОТ җый. и. 1) Төрле чит җирләр. Әгәр без шулай кыланмасак, читкә-чотка сатып җибәргән материалларны, цементны, башкасын ничек списать итәр идек? А.Гыйләҗев 2) Читтәге, кырыйдагырак юллар, урыннар. [Закир:] Читтән-чоттан гына йөрсәк тә, танышлар. А.Гыйләҗев 3) читтән-чоттан күч. Туры әйтмичә, кыеклатып. Бу кинәтлек Наиләне куркытты: Наилә, читтән-чоттан сораулар биреп, аның җебен тартып карады. А.Гыйләҗев |