ЧИТТӘН рәв. 1) Кырыйдан, ерактан, бер әйбердән ерактарак урыннан, бер яктан. Буадан берәр чакрым читтән үтә торган олы юлга чыгып, канау буена чирәмгә утырдылар. А.Тимергалин

2) биол. Икенче үсемлек серкәсе белән, бер чәчәктән икенче чәчәкнең җимешлегенә серкә күчеп. Ләкин күпчелек ябыгорлыклылар читтән серкәләнә – бер үсемлекнең серкәләрен икенче үсемлеккә җил, бөҗәкләр, кошлар күчерә. Биология

3) Чит кешедән, башкалар аша (ишетү, белү). Булатов та бу сүзләрне читтән генә ишетте, ләкин берни эшләргә дә мөмкин түгел иде. А.Алиш

◊ Читтән караганда Нәрсәне дә булса махсус тикшермәгәндә; якыннан белмичә эш иткәндә, фикер йөрткәндә. Читтән караганда Җәмилнең тормышы ал да гөл иде. Н.Әхмәдиев. Без давылның үзе түгел, Ком бураннары гына. Болай читтән караганда Сүнгәндәй күренәбез ---. И.Юзеев. Читтән карап тору Турыдан-туры шөгыльләнмәү, эштә катнашмау. Бәлки яратылышыннан бирле һәрнәрсәгә читтән карап торырга өйрәнгән авыл халкы да революция тәгәрмәченә эләкте. Г.Ибраһимов. Читтән карап торып кына йөзәргә өйрәнмиләр. В.Имамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә