ЧИТТӘ рәв. Берәр нәрсәдән ераграк; аерым рәвештә, башкалардан аерылып. Улым, ханнар, солтаннардан читтә йөр! А.Гадел

Читтә калу 1) Берәр эштә катнашмау. Мин дә читтә кала алмадым, шул бәргәләшнең эченә кереп, уңга-сулга яңаклый башладым. Г.Ибраһимов. Без дә бу килешүдән читтә калырга тиеш түгел. А.Тимергалин; 2) Берәр сыйфатка, үзенчәлеккә ия булмау. --- европоцентризм теориясе башка илләрне һәм халыкларны тарихның дөрес үсү юлыннан читтә калганнар дип күрсәтергә тырыша. Ш.Сафин. Чаллы да мәдәнияттән читтә калмый. Мәйдан; 3) Игътибар үзәгендә булмау; исәпкә алынмау. Адәмнәр генә түгел, хайваннар да әдип каләменең характеристикасыннан читтә калмаганнар. Казан утлары. Хәлбуки биредә кайбер катлаулы мәсьәләләр читтә кала әле. К.Гыйззәтов. Читтә торсын «Башка нәрсәләрне уздыра», «күпкә артык», «башкача кирәк түгел» мәгънәсендә. Бу караш төбәлсә, рентгеның читтә торсын. Т.Гарипова. Безнең бакчалар – во! Дачаң читтә торсын! Н.Гаетбай. Читтә тору к. читтә калу. Сәгыйть Сабитов инде ул Кәрим бай кебек тар карашлы, культурадан читтә торган тупас кеше түгел. М.Гали. Мин гомерем буе уеннан читтә тордым. Г.Әпсәләмов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә