ЧИТСЕНҮ ф. 1) Ятсыну, чит кешедән оялу, уңайсызлану, читенсенү. Тик без бер-беребездән тартынабыз, читсенәбез. Ә.Гаффар 2) Читләтү, читләтеп үтү. Гүяки язучы аңлы рәвештә детальләрне читсенә. Ф.Хатипов 3) Чит итеп карау, чит итеп хис итү, ят санау, үз итмәү. Авырулар әле булса аңа читсенеп, ышанып бетмичә карыйлар. Г.Әпсәләмов. Бу каләмдәшләребезгә читсенеп, үгисетеп карау әдәбиятыбызны тарайту булыр иде. Р.Фәйзуллин Читсенә бару Торган саен күбрәк читсенү. Икенчедән, һәркем үз шәхси дөньясына, гаилә кабыгына кереп бикләнергә мәҗбүр булган, бер-беребездән ераклаша, читсенә барган четерекле заманда, аена бер-ике булса да, төрле буын фәнни юнәлеш вәкилләре --- басылып чыккан китаплары белән мактанышу, бүләк итешү мөмкинлеген алалар. Т.Галиуллин Читсенә башлау Читсенергә тотыну. 18 яшендә ул үзенең 80 кг булуыннан читсенә башлый, спорт белән шөгыльләнә, 8 айда 20 кг га ябыга. Ялкын Читсенеп йөрү Озак вакытлар яки соңгы арада читсенү. Җитәрлек каңгырып, читсенеп йөрдек, һай, адәм күңеле түзсә дә түзә икән! А.Гыйләҗев Читсенеп тору Әле читсенү. Аңарчы үзләрен җыелышның үгирәк баласы кебек, бераз читсенеп торган татарлар төрле яктан кычкыра башладылар ---. Г.Ибраһимов |