ЧИТЛЕК и. 1) Кошлар яки вак җанварларны асрау өчен, яклары һәм өсте металлдан яки агачтан рәшәткәләп ясалган кечкенә корылма; русчасы: клетка. Ә попугай гел өйдә, гел читлек эчендә. А.Хәсәнов // Кыргый хайваннарны зоопарк, цирк һ.б.ш.да асрау өчен, яклары һәм өсте тимерчыбыктан рәшәткәләп эшләнгән корылма; русчасы: вольер. Арматурщиклар бармак юанлыгы тимерчыбыклардан, ерткычларга читлекләр әзерләгәндәй, тимер-бетон өчен челтәрле рәшәткәләр үрәләр. А.Алиш. Халык бик күп, читлеккә якын да барырлык түгел. Г.Әпсәләмов

2) Корт анасын ябу өчен металл челтәрдән ясалган тартмачык . Андагы --- коры умарталар, читлек, күзлек, тубал кебек нәрсәләргә без ияләшеп беткән идек. М.Гафури. Бу читлекнең бөтен дүрт стенасы тишекле тимерчыбык челтәрдән ясала. Умартачылык

3) күч. Төрмә, төрмә камерасы. Егетнең дә шактый гомере тимер читлек эчендә югалды... А.Әхмәтгалиева. Аннары инде, белгәнегезчә, егерме ел читлектә утырдым. А.Нәҗми

4) күч. Ирекне чикләп торган нәрсә. Килде форсат кысан читлекләрне итәргә тар-мар, Килде, иркен сулыш алып, вакытыбыз канат кагар. Г.Тукай. Җан кеше тәне читлегендәге кош кебек, һәм аның бу читлектә (яки савытта) күпме торачагын берәү дә белми. А.Тимергалин

Читлектәге бүре кебек (сыман, төсле, шикелле) к. читлектәге җанвар кебек (сыман, төсле, шикелле) Нашир исә, читлектәге бүре төсле, Идән буе арлы-бирле атлап йөри. Г.Тукай. Ләкин аның күзләренә йокы кермәде, ул, читлектәге бүре кебек, камераның түреннән ишегенә, ишегеннән түренә үзен туктата алмый һаман кызу-кызу йөрүендә булды. Г.Ибраһимов. Читлектәге җанвар кебек (сыман, төсле, шикелле) Ярсып, котырынып, тузынып. Баласын кочаклады да, урыныннан атылып торды да, тыелудан тәмам тәкатьсез калып, читлектәге җанвар сыман, әрле-бирле идән буйлап йөренергә тотынды. Н.Фәттах. Шуңа күрә шәмәхә төстәге, утыртма якалы, уртадан бер рәт сәдәпле, каешсыз китель һәм диагональ галифе чалбар кигән Әблиев, читлектәге җанвар кебек ярсып, ишекле-түрле йөренде. Р.Кәрами. Читлектәге кош кебек (сыман, төсле, шикелле) 1) Моңаеп, күңелсезләнеп. Операция яхшы үтүгә карамастан, малай һаман читлектәге кош шикелле моңаеп ята. Г.Әпсәләмов; 2) Тарсынып. Күңел ашкына, рухыбыз, читлектәге кош кеби, ялгызлыкка, азатлыкка омтыла. Г.Ибраһимов. Читлектәге тиен кебек (сыман, төсле, шикелле) Бик җитез хәрәкәтләнеп; борсаланып. Дәрес вакытында нинди боргалану-сыргалану ди ул? Читлектәге тиен кебек утырасыз. В.Нуриев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә