ЧИТЛӘШҮ ф. 1) Тайпылу, бер якка китү, бер читкәрәк китү. Эше белән мәшгуль булып, тәрәзәдән читләшә. А.Гадел. Урта бер җирдә хәрәкәтсез басып торган алмачуар ат арык янбашларын сәер генә сикертеп читләште. М.Маликова

2) Якынлык, дуслык мөнәсәбәтләре бетү, аралашмый башлау. Ата – улдан, бала атадан читләшсен инде... Р.Вәлиев. Соңыннан керми үк башлады безгә, читләште. А.Гыйләҗев

3) Игътибар, фикер һ.б.ш.ны башка нәрсәгә юнәлтү. – Балалар, без бүген программадан бераз читләшәбез, – диде. Н.Акмал // Эштәге, яшәүдәге төп юнәлештән тайпылу, башкача эш итү; оныту. Ул надан хатыны һәм кара фикерле кайнанасы йогынтысында тормыш идеалларыннан читләшә. А.Әхмәдуллин. Без гомер буе ясалган ясалма нәрсәләр ярдәмендә реальлектән читләшеп яшибез. З.Хәким

4) Тыелу, нидер эшләмәү; берәр мәсьәләгә кагылмау, сүз кузгатмау. Сәясәт хакындагы сөйләшүләрдән читләшә. Р.Мөхәммәдиев. Әти-әнисе бу хакта сөйләшүдән гел читләштеләр. М.Кәбиров

5) Кулланмау, файдаланудан туктау; бизү. Ә тамашачыларыбыз операга сусый... дип әйтер идем – ышанмассыз, чөнки халкыбыз күптән инде бу жанрдан читләште, суынды. И.Юзеев. Дөрес, байтагы туган телендәге матбугаттан читләшкән инде. Т.Әйди

6) Кушылмау, катнашмау, керешмәү, качу. Бу мәшәкатьле эштән бөтенләй читләш, сиңа башка эш беткәнмени, дип «киңәш» бирүчеләр дә табылды. Г.Әпсәләмов. Ә бит мобилизациядән сәбәпсез читләшкән кеше дезертир булып санала, ә сугыш чорында дезертирны, үзегез беләсез... Ф.Сафин

7) күч. Дөнья белән бәйләнешне өзү, башка нәрсәләр турында уйлау. Кыз тагын да артка таба карап, читләшкәндәй утырды. Ф.Яхин. Бүген ул үзен бөтен дөньядан читләшкән, канаты сынган ялгыз чәүкә итеп тойды. Д.Каюмова

Читләшә бару Торган саен, акрынлап читләшү. Читтә ялгыз яшәгән кеше андый рухи җаваплылыктан, үзен тикшерә, дөресли торудан әкренләп читләшә бара. Ш.Галиев. Хәлим белән Майя хакында уйлаган саен Нәфисә Хәлимнән читләшә бара. Г.Гыйльманов

Читләшә башлау Читләшү билгеләре күренү. Мансур нигәдер аңардан читләшә башлады, Гөлшәһидә Казанка буена чакырса, әллә нинди сәбәпләр табып, анда бармаска тырышты. Г.Әпсәләмов. Өйдән читләшә башладың... А.Гыйләҗев

Читләшә бирү Бернигә карамыйча һаман читләшү. – Мин – комсомолка, советская! – дип кенә җавап биреп, бәхәстән читләшә бирде. Ф.Яхин

Читләшә төшү Бераз читләшү. Алар бер-берен бик сагынган булсалар да, бераз читләшә дә төшкәннәр иде. Р.Мөхәммәдиев. Соңга таба, Зарема балага узгач, Габор читләшә төште, бүтән яшь хатыннар тирәсендә чуала башлады. И.Диндаров

Читләшеп алу Берара читләшү. Шулай да үзебез сайлаган шушы принциптан бер генә урында читләшеп алуны укучы гафу итәр әле. М.Хәсәнов. Сара әбинең аларны сагынганын барысы да беләләр, хәтта ул, берничә тапкыр уйланып китеп, алардан читләшеп алгач, ахирәт дуслары, нигә үзеңне шулай бетерәсең икән дип, сүккәләп тә куя торган булдылар. Ф.Яхин

Читләшеп бару Акрынлап читләшү. Аңлыйм, әмма бөтенләй читләшеп бара түгелме? Ф.Яхин. Диннән читләшеп барасыз. З.Мурсиев

Читләшеп бетү Бөтенләй читләшү. Бөтенләй читләшеп беттек бит әле бу арада. Н.Фәттах. Хатын белән читләшеп беттек. Т.Галиуллин

Читләшеп йөрү Озак вакытлар яки соңгы арада читләшү. Шуңаргамы, авыл балалары белән дуслашып китә алмыйча, озак кына читләшеп йөрде. Ф.Яруллин. – Мәңгегә! – дидек без. Бүген ник үзебез Читләшеп йөрибез?! Р.Гаташ

Читләшеп кую Кинәт читләшү. Менә ничек бит ул: күрмәгәндә, без бер-беребезгә бик якын идек, күзләр ачылгач, кинәт читләштек тә куйдык. М.Маликова

Читләшеп тору Вакытлыча, беразга читләшү. Вакытлыча акыл хезмәтеннән читләшеп торыгыз. З.Мәхмүди. Әмма Габдрахманга бәйсез сәбәпләр күпмедер вакытка актив иҗаттан читләшеп торырга мәҗбүр итә. Г.Гайнуллина



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә