ЧИТЛӘШТЕРҮ ф. 1) Кемне дә булса дуслык, якынлык мөнәсәбәтеннән мәхрүм итү, аның белән араны өзү, аралашмау. Ул – бөтенләй башка кеше, башка шартларга куелган, җәмгыять читләштергән элемент. А.Гыйләҗев // Берәүләрнең дуслыгын бетерү, араларын бозу. Менә нигә илтә тарихны берьяклы итеп мәктәп балаларын укыту – бер илдә яшәгән халыкларны читләштерә икән ич!.. М.Хәбибуллин 2) Эштән, вазифадан азат итү. Бу акылсызлыгыгыз өчен мин сезне бүген үк эштән читләштерәм һәм арестовать итәм. Г.Әпсәләмов. Моның өчен, ничек сәер тоелмасын, минем юлымда киртә булып яткан Рәфисне баш зоотехниклыктан да, партбюро әгъзалыгыннан да читләштерергә кирәк. А.Вергазов 3) Берәр нәрсәне куллану, аңа мөрәҗәгать итү гадәтен бетерү. Компьютер җиһазлары, Интернет системасы инде бик күп яшьләребезне китаптан читләштерде. Р.Вәлиев 4) Үз күрмәү, якын итмәү. Күзләрендә үтенеч иде этнең – кешеләр, сез минем хуҗамны кимсетмәгез, аның акылы сайрактыр, әмма ул тиле түгел, читләштермәгез аны үзегездән, ялгызлыктан күп интеккән ул ---. М.Хуҗин. Хәйлә иде бу, Халидә аны үзеннән читләштерә иде. Н.Гыйматдинова 5) Берәүнең милкеннән тартып алып, икенче кешегә бирү, аның милке итеп санау. Карганыкы да үзләренә кирәк булып калачак, бернинди закон белән дә җирләрне читләштереп булмаячак. М.Миначев Читләштерә бару Торган саен күбрәк читләштерү. Аның һәр сүзе, һәр хәрәкәте мине элекке беркатлы, сабый җанлы Шәһиттән аера, читләштерә барды. Ф.Садриев Читләштерә башлау Читләштерергә тотыну. Син миңа суындың кебек, мине читләштерә башладың кебек. Н.Фәттах. Мондый ачыш аны рәсем белән җенләнүдән дә, ярыйсы гына бирелә башлаган укуыннан да читләштерә башлый. К.Җәмит Читләштереп бетерү Бик нык читләштерү. Аерым бүлмә, ят һөнәр, берсеннән-берсе тәкәбберрәк күренгән хезмәттәшләр – барысы да Кәримәне дөньядан читләштереп бетергәннәр иде инде. К.Тимбикова. Кешеләрне Сафыйның комсызлыгы, саранлыгы читләштереп бетерде. Г.Гыйльманов Читләштереп кую Кинәт яки алдан ук читләштерү. Ләкин бу сүзе дә юкка түгел: шушы бер җөмләсе белән ул, җиңел генә итеп, Дәүләтшинны операциядән бөтенләй читләштереп тә куйды. М.Маликова Читләштереп тору Вакытлыча читләштерү. Дөрес, ул олуг кенәз фатихасы һәм ярдәме белән яу чабып, агасын тәхеттән читләштереп торган иде торуын. М.Әмирханов. Шушындый хәл аркасында, заманында Мәрҗани хәзрәтне дә имамлыгыннан читләштереп торганнар. А.Тимергалин |