ЧИТЛӘШКӘНЛЕК и. 1) Нәрсәдәндер читләшкән булу, аерымланганлык, битарафлык. Кешеләр үз җаваплылыкларын тойдылар, апатиядән һәм читләшкәнлектән арына баралар. Ә.Рәшитов. Бу көн тормышыннан абсолют читләшкәнлек күрсәтү аның табигатенә, характерына чит нәрсә ич! М.Гайнетдин 2) Үз дөньясына чуму; ятсыну. Ләкин бу юлы кызның йөзендә читләшкәнлек төсмерләре сизелә. Х.Камалов. Шул сәбәптән шагыйрь иҗатында суфичылык һәм читләшкәнлек мотивлары барлыкка килә. Ч.Зарипова |