ЧИТЛӘ’Ү ф. 1) Берәр нәрсәнең чит-читен тоту, каю. Өстендә гәүдәсенә ятышлы итеп тегелгән, заманы өчен ятрак булган ак батист күлмәк, аягында капрон оеклар, зәңгәр белән читләгән ак тапочка... нәкъ күбәләк инде. Шәһри Казан // Каймалау, кайма тоту. Анда төрле кул эшләренә өйрәнәбез: бисердан бәхет агачлары, төсле тасмалардан кабартып ясалган чәчәкләр беркетеп, кечкенә мендәрләр тегәбез, салфеткалар читлибез, чигәбез, бәйлибез. Туганайлар 2) Чит-читләрен буйдан-буйга ырмаулау, ырмау алу, җек алу. Дөрес, Вәрис: «Син болында чакта, такта алдым, читләдем, шомарттым», – дип, шатлыгын уртаклашкан иде. Р.Газиз 3) Берәр нәрсә белән чит-читләрен билгеләү, аеру. Китапханә хадимәсе, өенә кайтырга талпынып, бер – аның иелгән киң җилкәсенә, бер дивардагы шакмаклы кара рам читләгән сәгатьнең өнсез-тавышсыз шуышкан чукмар телләренә карап-карап куядыр. А.Гыйләҗев. Иң беренче – рам белән читләп эшләнгән 30×35 см зурлыгындагы фанер кара такта кирәк. Фокус серләре 4) Якын килмәү, читтән генә үтү, урап узу; тимәү. Ярый әле, җаным, исән калдың. Ярый әле пуля читләде, Ярый әле, сине бездән алып, Тормыш безне ятим итмәде. Ш.Маннур. Тик шулай да үзем читләп йөрим, Качып йөрим синнән. Р.Вәлиев 5) Аеру, аралашудан мәхрүм итү. Син чакырып керткән чит-ят күзләр Үзеңне дә миннән читләде. Ф.Дәүләтгәрәева. Бу, әлбәттә, күпләрне алардан читләде. Безнең гәҗит 6) күч. Үз итмәү, якын итеп санамау, санга сукмау, читләштерү. Сарыкка имәргә кушылган кәҗә бәкәедәй, гел читләде. Ф.Яруллин. Ахры, мине тормыш читләп уза... Р.Гаташ. Яшәүнең кайсыдыр ягы Гел сине читли кебек. Л.Лерон Читли төшү Бераз читләү. Хәзер инде миңа болай... әллә ничек, Читли төшебрәк карыйлар... Һ.Такташ Читләп чыгу Башыннан ахырына кадәр читләү. Буяулар кулга йокмый башлагач, алтын төстәге контур белән төртке артыннан төртке төртеп, һәр бизәкне читләп чыгабыз. Сөембикә |