ЧИТЛӘТҮ ф. 1) Читкә этү, аеру; ераклаштыру. Мәхмүтсафа, димчеләргә кулы белән ишарәләп, сандыктан читләтә дә хуҗа булып ябып та куя. А.Гадел 2) Эштән, вазифадан бушату. Аз гына мөмкинлек күренү белән, театр директоры Алханов артистка Салиәскарованы эштән читләтү турында 104 нче фәрманга кул куя. М.Гайнетдинов 3) Якын итмәү; санга сукмау, кимсетеп карау. Ләкин ул халыкны белми, үзенең сыйнфый хәле, социаль тәрбиясе белән аннан аерылган, хәтта халык тормышына читләтеп карый. М.Хәсәнов. Милләттәше көндәш булыр дип, аны кимсетергә, читләтергә һәм аңарга яла ягарга тырыша. Р.Вәлиев 4) Игътибарга алмау. Шунлыктан гаиләдә дә кайвакыт бу мәсьәләләрне читләтеп булмый. Р.Вәлиев Читләтә башлау Читләтергә керешү. Кызганычка каршы, соңгы елларда язучыларыбыз бу жанрны читләтә башлады. Л.Җәләй Читләтә төшү Бераз читләтү. Юныс тәкъдимен, үзенең ни уйлаганлыгын чыгарып селкергә ашыкмады, читләтә төште. Р.Мөхәммәдиев |