ЧИТЛӘТЕП рәв. 1) Нинди дә булса урынга кермичә, кагылмыйча; якын килмичә, аны урап узып. Сөмбелә керсен, сез дә кайткан-киткән чакларда читләтеп үтмәгез, керегез! А.Гыйләҗев. Партизаннардан өрәктән курыккандай шүрләп килгән немецлар моңа кадәр тау-ташлы урыннарны, урман-болыннарны читләтеп үтү ягын карыйлар иде. А.Фәләх 2) сөйл. Чит-читләре буенча, чит-читләренә урнаштырып, нәрсәдер чите буенча. --- сандалиларын ике якка ыргытып, маймычлары өерелеп йөзгән су читләтеп йөгерде... К.Кәримов. Иң мөһиме эшләнде, ләкин әле аны казып тазартасы, читләтеп таш тезәсе бар иде. З.Мурсиев 3) күч. Кинаяләп, ишарә белән; турыдан-туры түгел. Монысы инде Шәйхинең минем авторитетка читләтеп суктыруы, мәкер белән эш йөртә башлавы иде. В.Нуруллин. Бу турыда шулай ук Фирдәвес Гарипова, Д.Рамазанова, Марсель Әхмәтҗанов, Һади Атласи һәм башка авторлар читләтеп булса да язалар һәм язганнар. И.Хуҗин ◊ Читләтеп узу 1) Берәр тема, мәсьәлә һ.б.ш.га кагылмау, тукталмау, аны кузгатмау. Хастаханә тормышын каләм ияләре ничектер читләтеп узалар, һәм бу аңлашыла да. Д.Гыйсметдин. Мөсәгыйть Хәбибуллин да бу теманы читләтеп узмаган. И.Нәбиуллина; 2) Шатлык, кайгы һ.б.ш. нәрсәләрнең булмый калуы. Бүгенгә бәла читләтеп узсын! А.Гыйләҗев. Бу хисләр кайсы адәм баласын читләтеп үтә алыр икән? Б.Рәхимова. Читләтеп үтү к. читләтеп узу. Бәхетегезне читләтеп үтмәгез. Г.Әпсәләмов |