ЧИТЛӘП рәв. 1) Әйләнеч юллар белән, әйләнеп; кермичә, кагылмыйча. Әй, мәхәббәт, алдакчы... Ник мине читләп йөрисең ---. Н.Сафина. Зинһар, кошчык, бу урманны читләп үт. Ш.Гаделша 2) к. читләтеп ( 2 мәгъ.). Күл читләп, каек көймәдә Гыйльми йөзеп килә иде. Ә.Моталлапов. --- Атлагыз читләп кенә, Олы юлга кермәгез, Карамыйча йөрмәгез! Э.Шәрифуллина. Урамга чыккачтын да башта өй каршындагы койма читләп атлады Рафаэль. Р.Мөхәммәдиев 3) Чит-читеннән эләктереп 4) Почмаклап, почмаклар ясап. Өч читләп төргән бөтине кулыма китереп тә тоттырды. С.Җәлал 5) күч. к. читләтеп ( 3 мәгъ.). Читләп булса да җепләрен тартып карарга кирәк, аннан соң гына берәр сүз әйтермен, дип уйлады. Г.Ибраһимов ◊ Читләп узу к. читләтеп узу. Еллар аша барган чакта очратсаң Югалтулар чәрдәкләгән язмышларны – Читләп узма – (мин дә – яра) Табиб бул син ---. Г.Морат. Шатлыкларым булды, җиңүләрем, Кайгылар да читләп узмады. И.Гыйләҗев. Читләп үтү к. читләтеп узу. Эх бәхеткәй, бәхеткәй, Читләп үтмә бүген син! А.Гадел |