ЧИТКӘ рәв. Берәр нәрсәдән төп юнәлештән бер яккарак, арырак. Алгебра дәфтәрендәге «а»лар, «б»лар, күз алдында ниндидер йөзләргә әверелеп, мыскыллы елмаялар шикелле тоелды – малай ачу белән дәфтәрне читкә шудырды. А.Әхмәтгалиева

Читкә алып кереп китү к. читкә бору . Сөйләшүне --- читкә алып керәсең дә китәсең. А.Хәлим. Читкә бору Төп сүздән, темадан, уй-фикердән икенчесенә күчү, игътибарны башкага юнәлтү. [Рәшат:] Күрә торып безнең сүзгә кысылмасын! Син читкә борма. А.Гыйләҗев. Читкә кагу 1) Читкә җибәрү, куу. [Үгез] Бүрене сөзә һаман, читкә кага. М. Гафури; 2) Кыерсыту, рәнҗетү. Петухов аны һаман якын итеп йөри, читкә какмый. В.Имамов. Әрләмәгез берүк баланы! --- Ялгышса да, читкә какмагыз, Һәр эшеннән гаеп тапмагыз. В.Хәйдәрова; 3) Кабул итмәү. Читкә кактым иблисләрнең Котыртуын, азуларын ---. И.Юзеев. Барчагызга да рәхмәт, минем чакыруны читкә какмыйча, ярминкәгә килгәнсез. А.Гадел; 4) Буш итү; ташлау. Әй, зинһар, юк сүзне сөйли күрмә, эш була калса, боерган булса, сине читкә какмыйбыз инде. Г.Камал. Читкә китү Төп мәсьәләдән ерагаю, тайпылу. Гәпне күңелсез хатирәләргә таба бормас өченме, бүгенге көн темасыннан читкә китмәскә тырыштым. А.Тимергалин. Читкә кую 1) Берәр эшне туктатып, бүлдереп тору. [Ләмига:] Шуңа күрә безгә, Көнбатыш уеннарын һәм күңелле романнарын бер читкә куеп торып, балаларыбызны эшмәкәрлек рухында тәрбияләргә, аларны сәүдәгә, коммерциягә, фәнни нигезгә корылган авыл хуҗалыгы хезмәтенә өйрәтергә кирәк. А.Тимергалин; 2) Нәрсәдәндер баш тарту, оныту, ваз кичү. Оятыңны читкә куеп, мине тыңла. А.Гыйләҗев. Читкә тарату к. читкә чәчү. Күргәннәрең турында читкә таратма. А.Гыйләҗев. Читкә тибәрү к. читкә кагу. Уллары аның, үзе кебек җәфа чигеп, такы-токыда укырлар, таяныр әтиләре булмас, аларны ятим-ялпы дип кагарлар, читкә тибәрерләр. А.Гыйләҗев. Читкә тибү к. читкә кагу. Халык аларны көннән-көн ныграк читкә тибә. Г.Гыйльманов. Матур итеп җырлаган, моңга-хискә мөлдерәмә тулы Дилемма гармунчы егетне читкә тибү түгел, үзе үк, Ралиф башка берәрсенә карый күрмәсен иде, дип көйде. З.Мурсиев. Читкә чәчү Яшерен мәгълүматны, серне башкаларга сөйләү, тарату . --- Гөлнарага серен читкә чәчәргә ярамаган ---. А.Гыйләҗев. Тешем кысып түзсәм түзәм, Читкә чәчмим зарларымны. Р.Батталов. Читкә чыгару Берәр серне, яшерен мәгълүматны ялгыш сөйләү, ычкындыру. И падишаһ, синең хөкемеңә лаек вә тиешледер ки, вәзирләрең сүзен читкә чыгармыйсың. К.Насыйри. Читкә чыгу 1) Төп, үзәк нәрсәдән тайпылу; игътибарны башка нәрсәгә юнәлтү. Я, ярар, төп темага керик әле, мин монда фәнни хезмәт язмыйм, андый гына читкә чыгып керүләр булыр инде ул. М.Мәһдиев; 2) Билгеле бер кысаларны сакламау; нәрсәдәндер азат булу. Ләкин хатның бер сүзе дә мин әйткән сүзләрдән читкә чыкмаска тиеш, юкса анаңа авырлык килүе бар. А.Алиш; Әсәрләрнең художество эшләнеше, әдәби алымнар кулланылуы ягыннан Гафур үз заманының әдәбияты йогынтысыннан читкә чыга алмаган. Г.Нигъмәти; 3) Ят кешеләргә мәгълүм булу, хәбәре таралу. Хәбәр читкә чыгарга өлгерде



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә