ЧИТЕНСЕНҮ ф. Тартыну, уңайсызлану, ятсыну, беркадәр оялу. Ачыктан-ачык сорасам да, Азат туры гына җавап бирмәде, читенсенде, ләкин аның оялчан елмаюында ниндидер сер бар сыман тоелды. А.Тимергалин. Нәрсә кирәк булса да, читенсенмә, сора. А.Мансуров

Читенсенә башлау Читенсенергә тотыну. Фатир сорап мондый йортка кергәненә дә читенсенә башлады Мотгәрәй. Ш.Шәйдуллин. Гади кибетче чагында читенсенә башлаган идем. А.Гыйләҗев

Читенсенеп калу Кинәт читенсенү. Крестьян йортының алты кешелек бүлмәсенә кереп, андагы ят хатыннарны күргәч, читенсенеп калган иде. М.Маликова. Хәсрәтле хатын бу катгый сораудан читенсенеп калгандай булды. Р.Камал

Читенсенеп китү Читенсенә башлау. Бөтен күзләрнең үзенә текәлгәнен күргәч, Закирҗан читенсенеп китте, аның маңгаена бөрчек-бөрчек тир бәреп чыкты. И.Хәйруллин. Шактый вакытын китапханәдә имтиханнарга әзерләнеп үткәргәннән соң, моңсуланып, кайтырга чыккан гына иде, арттан кемдер дәшүен ишетеп борылса, Мансур Ибраһимовичны күреп, читенсенеп китте. Х.Ширмән

Читенсенеп кую Кинәт яки берникадәр читенсенү. --- Сәвия кызы өчен доктор каршында бераз читенсенеп куйды. Г.Бәйрәмова. Мин читенсенеп куйдым. А.Мансуров

Читенсенеп тору Әле читенсенү; берникадәр вакыт читенсенү. – Апаем, баядан бирле әйтергә читенсенеп торам, – диде ул. Р.Кәрами. Гаепле кеше кебек, аның күзләренә карарга читенсенеп торды. З.Кадыйрова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә