ЧИТЕНЛЕК и. 1) Читен ( 1–2 мәгъ.), кыен булу. Шулай ук мөндәриҗәләрнең бәгъзы урыннарда өзелә баруы, кинаяләрнең аңларга читенлеге сезгә ят тоелыр. Һ.Такташ. Гарәпчәне бераз читенлек белән, тотлыга-тотлыга, бик акрын укый иде. Гали Рәхим 2) Авыр, кыен хәл, авырлык, кыенлык. Ул шул читенлектә, шул начарлыкта өч еллар буена анасын эзләп йөрсә дә, беркем дә әнкәсе турында хәбәр белми иде. Ш.Әхмәдиев. Бер читенлеге бар: иптәшләр кәйрәк минем. А.Гыйләҗев. Мин, тыныч кына, сиңа да, авыл халкына да читенлек китермичә, соңгы минутымны үз почмагымда көтәрмен инде. Д.Салихов 3) Комачау, киртә. Ләкин биек заводның батыр эшчеләр коллективы, партия җитәкчелегендә, корыч бердәмлек белән, бу читенлекләрне бөтенесен ерып чыга. Ш.Камал. Кытайга чыкканда да ни казакълар тарафыннан, ни кытайлар ягыннан читенлек күрмәдек. Р.Батулла |