ЧИТЕНЛӘШҮ ф. Авырлашу, кыенлашу. Аяк-кул авырайды соңгы өч-дүрт елда. Йөрүләр читенләшә. З.Зәйнуллин. Илдарга хезмәт итү бер дә җиңел түгел иде, ә соңгы вакытта бөтенләй читенләште. И.Хуҗин Читенләшә бару Торган саен ныграк читенләшү. Вакыт үткән саен, Искәндәрнең хәле читенләшә бара. Г.Әпсәләмов. Татлы ризык табу көннән-көн читенләшә барды. В.Имамов Читенләшә башлау Читенләшү билгеләре күренү. Бераздан тын алырга читенләшә башлады. С.Зыялы Читенләшә төшү Бераз читенләшү; тагын да читенләшү. Шуның нәтиҗәсендә бу фактларның чик араларын билгеләү мәсьәләсе тагын нечкәрде, тагын читенләшә төште. Г.Алпаров. Ә менә миңа аның – колхоз председателенең – телен аңлау хәзер бераз читенләшә төшкән икән. М.Әмир Читенләшеп китү Соңгы арада читенләшү. Минем хәл тагын читенләшеп китте. Ә.Еники. Совет кешеләренең хәле бик читенләшеп китте бит менә. Г.Хуҗиев |