ЧИТЕНЛӘШТЕРҮ ф. Читен итү, авырлаштыру, кыенлаштыру. Хикмәт монда бер мине мәхрүм итүдә генә түгел иде – стипендиясез калу минем хәлемне бик нык читенләштерәчәк тә иде. Ә.Еники. Шуның өстенә Мәрҗани хезмәтенең гарәп телендә булуы файдалануны читенләштерә. Т.Әйди Читенләштереп җибәрү Тагын да читенләштерү; көтмәгәндә читенләштерү; бераз читенләштерү. Бу хәл эшне шактый читенләштереп җибәрде. Г.Әпсәләмов |