ЧИТЕН с. 1. 1) Башкару өчен зур көч, тырышлык һәм хезмәт таләп итә торган; авыр. Чабата үрү башта миңа бик читен, баш җитмәстәй эш булып күренгән иде. В.Нуруллин. Әйди данлаган мәшһүр татарларның һәммәсен санап чыгу – читен эш. Б.Камалов

2) Чишү, аңлау, хәл итү өчен акыл, тәҗрибә, хәйлә сорый торган; кыен. Ләкин бер читен мәсьәлә бар: бу алтыннарны ничек итеп кулга кертергә кирәк? Г.Камал. --- аларның диннәрен дә бер системага салу шактый читен бер эш булды. Гали Рәхим. Белмим, исемнәрне тәрҗемә итүе – читен нәрсә. Г.Әпсәләмов

3) Кыенлыклар, авырлыклар белән үтә торган. Иң читен вакытларда да аһ ормый, күңелен төшерми. В.Нуруллин. Берүк мине сүздән арала, читен хәлдә калдыра күрмә. А.Гыйләҗев

4) Четерекле; авыр, катлаулы. Ләкин, үзең беләсең, ул – бу яктан бик читен кеше, күндерү кыен. М.Җәлил

5) Күңелгә авыр тәэсир итә торган, кабул итүе, кичерүе авыр булган. Нахак сүз ишетүдән дә читен нәрсә юк Фәләх өчен. В.Нуруллин. Кайчандыр үзе зур җитәкче булып, коллектив белән идарә иткән кешегә соңыннан урынбасар сыйфатында йөрү – үтә читен хәл бит. В.Имамов. Әллә нинди уңайсыз, читен бер тынлык иде бу. Г.Әдһәмова

6) Матди яктан авыр, уңайлыклары, шартлары булмаган. Безнең Ташчы шул минуттук зур бай булды, Азапланган читен тормыш уңай булды. Г.Тукай

2. и. мәгъ. сөйл. Авырлык, кыенлык, читенлек. Миллион теләк, авыр танк кебек, һәр читенне таптап үткәндә, Безнең домна әкрен, әкрен бара. Ш.Маннур

3. рәв. мәгъ. Авыр, төрле кыенлыклар күреп. Шәйхразый күрше читен яшәде, авыр кеше, әмма аның да хәер-фатихасын чит итмәскә кирәк. А.Гыйләҗев

4. хәб. функ. 1) Кыен, мөмкин түгел. Тормыш юлы борылмалы да сырылмалы, кая илтеп чыгарыр ул – алдан әйтүе читен. Ә.Еники. Чигенергә дә куркыныч, алга атлавы да бик читен. Г.Әпсәләмов

2) Үзеңне начар хис итү турында. Миңа үзем кылган нәрсәләр өчен бик тә читен һәм оят. А.Нәҗми

Читенгә калу Авыр булу. Салкын окопларда көне буе җан саклап тору да бик читенгә калды. М.Гали



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә