ЧИТЕ’К-БАШМАК и. 1) Читек өстенә киелгән башмак, берьюлы киелгән читек һәм башмак. Аягыңда читек-башмак, Башыңдадыр ак калпак ---. Г.Кандалый. Аягында тамбурлы читек-башмак, чәче вә күзләре, вә кашлары ялтыравык кара, йөзе нурлы, кызгылт ак, борыны кечкенә вә гүзәл. М.Акъегет 2) Читек, башмак ише аяк киемнәре. Чигүле читек-башмаклар, китап-альбомнар, йөзек-беләзекләр һәм башындагы бүреген дә куеп, кечкенә генә күргәзмә дә ясаган. М.Маликова. Монда матур кием-салымнар тегәләр, читек-башмак кияләр, алар үзләренең эшләнешләре белән бөтен дөньяга билгеле. Р.Рахман |