ЧИТӘНЛЕК с. 1. Читәнгә ярый торган, читән тотарга китә торган. Читәнлек чыбык 2. и. мәгъ. Читәнгә китә торган чыбык. Урманда бригадир булып эшләүче Микиш дәдәй үз бригадасына эшкә алып барып, бер кустарникка илтте, менә шушыны чистарт, читәнлеккә яраганын аерып куй, диде, алып кайтырга да булышты. Туганайлар |