ЧИТӘНЛЕ с. 1) Читәне булган, читән куелган. Җимерек читәнле, каралып беткән салам түбәле ташландык бер каралтыга җитүгә, Васил сорап куйды: – Монысы нәрсә тагы? С.Рафиков 2) Як-яклары талчыбыктан үреп ясалган. Түрдә – тәрәзә буенда – читәнле бала караваты тора. Р.Зәйдулла. Анда, куыш әйләнәсендә, Акмырза сабанга үгезләр җигә, Муллагали белән урядник биек читәнле тарантас һәм кыңгыраулы атлар тирәсендә чуала иде. Н.Яһудин |