ЧИТӘН и. 1. Чыбыктан үреп ясалган киртә. Вак тал чыбыкларыннан үрелгән утыртма читән өстеннән ишегалдына сузылган ботакларда зур-зур алмалар күренә. А.Гыйләҗев. Күршеләр Мөршидәттәй, Мөслимәттәй Кер эләләр читәнгә. Өмет баглап киләчәккә, күз салалар үткәнгә. Г.Афзал 2. с. мәгъ. Чыбыктан үреп ясалган. Әбекәйне зурлап, авыл урамнарын урап барасы читән тарантаска Кашканы бик көязләп җикте безнекеләр. Г.Галиева. Авыл әллә ни үзгәрмәгән дә кебек: салам түбәле йортлар, читән коймалар да нәкъ элеккечә. Г.Әдһәмова. Шыгырдавык читән креслоларга утырган пассажирлар алсу-яшел җирнең акрынлап кына аска төшкәнен күзәтеп баралар. А.Толстой // Шулай үрелеп һәм балчык сыланып ясалган. Ярсып торган айгырны алама читән абзарда саклап тотып булмый шул. С.Поварисов |