ЧИТ II с. 1. 1) Туган яки якын булмаган, туганлык мөнәсәбәтләре белән бәйләнмәгән; бөтенләй ят. Ярар, чит кеше кадалсын әле, монда үз хәлем хәл. А.Алиш. Бу сүзләрне Гали хәзрәтләре үзенә каршы сугышкан бер чит батырга әйтә. А.Тимергалин 2) Туган җирдән, даими рәвештә яшәгән урыннан ерактагы. --- авылда ныклап төпләнгәнче, байтак еллар чит җирләрдә йөрергә туры килде миңа. В.Нуруллин. Зәйнәп аны танымый, ул чит авылдан китертелгән сатучы иде. А.Гыйләҗев 3) Башка сыйныфка, коллективка һ.б.ш. караган; киресе: үз. Җә-ә инде, нәрсә ялындырасың, күрсәт инде, биредә чит кешеләр юк бит. А.Гадел 4) Башка илгә караган, башка дәүләтнеке булган; башка халыкныкы булган. Мәдәниятебезгә чит йогынтылар мәсьәләсе – зур һәм катлаулы проблема. А.Тимергалин. Миңа чит көйләр, чит оҗмах бакчаларына караганда халкыбызның ачы сүзләре, халкым мәхәббәте белән сугарылган кырыс туган ягым якынрак. А.Нәҗми 5) Башка, таныш булмаган. Шуннан соң ул инде чит авазларны ишетмәс булды. А.Толстой 6) Алынма, ана теленә карамаган, ана теленеке булмаган. Нинди халыкның сүзләре күп кергән (мәсәлән, нинди чит сүзләр бик еш истигъмаль кылына)? Гали Рәхим 7) махс. Нәрсәнең дә булса үз состав өлешенә карамаган, шул ук токымнан булмаган. Бер тонна чималда нибары бер генә грамм чит катнашма була. М.Зарипов. Бу мәгълүматларга нигезләнеп, извесьтташта ничә процент чит катышмалар булганлыгын ничек белергә? Химия 8) мат. Бирелгән тигезләмәне канәгатьләндерми торган. Тигезләмәнең кисәкләрен квадратка күтәргәндә, чит тамырлар дип йөртелә торган тамырларның керүе мөмкин. Алгебра 9) лингв. Автор сөйләме булмаган, башка зат сөйләменә караган. Текст синтаксисы эчендә автор тезем, чит сөйләм мәсьәләләрен дә ачыклый. Татар грамматикасы 10) күч. Асылы, эчтәлеге, төп сыйфатлары белән кемгә яки нәрсәгә дә булса капма-каршы булган; кемгә яки нәрсәгә дә булса хас булмаган. Ул шул вакытта ук аның каршылыклы, кеше табигатенә, рухи яшәешкә чит булган эклектик асылын дөрес тоеп, сиземләп ала һәм, табигать белән кешелек җәмгыятенең эчке үсеш закончалыкларына таянып, адәм баласының күңел дөньясына үтеп керә. А.Тимергалин 11) күч. Күңел кабул итә алмаган, ят тоелган. Ире аңа чит иде. А.Вергазов 2. и. мәгъ. 1) Туганлык мөнәсәбәтләре белән бәйләнмәгән зат, ят кеше. Тик яхшыдан күрен чит күзенә. В.Ильясов. Акча күп, ул читләр кулында. Б.Рәхимова 2) Башка, туып үсмәгән җир; ят, ерактагы җир. Әтиең, мәрхүм, гомере буе чит дип саташты. А.Гыйләҗев. Белемен камилләштерү, ислам мәгърифәте үзәкләре белән якыннан танышу һәм шул нигездә татар мәдрәсәләре эшенә реформа үткәрергә әзерләнү өчен, ул яңадан читкә чыгып китә ---. А.Тимергалин. Мә, кошчык, бер язу – Оч әле читләргә, Тапшыр бу хатымны ---. Б.Ибраһим 3) Башка дәүләт, ят өлкә; башка халык. Кирәк түгел миңа читләр җире, Кирәк түгел дөнья байлыгы. Ә.Исхак ◊ Чит авыздан Башкалар аша. Әйтми торырга да ярамый, барыбер хәбәр килеп җитәчәк, чит авыздан ишеткәнче, хатыныннан ишетсен ---. А.Гыйләҗев. Чит итү к. чит күрү. Гәрчә Әнәснең бер гаебе булмаса да, башкалар рәнҗеткән күңелем аны чит итә, кыерсытырга гына теләп тора, һаман тынычлана алмыйм. А.Гыйләҗев. Үзенең тормыш шартларын тасвирлап күрсәтте, малайның да аны чит итмәвен сөйләде. А.Фәләх. Чит кагу к. чит күрү. Ничек инде үз туганыңны чит кагасың? А.Гадел. Читкә чыгу Күпләргә мәгълүм булу, таралу. Алар Тютеев белән күзгә-күз генә сөйләшкәннәр иде, ничек итеп бу сүз читкә чыккан икән? Г.Әпсәләмов. --- әмма бу дуслыкның эчке серләре икесе арасыннан берчакта да читкә чыкмый! А.Гыйләҗев. Чит күзгә Берәр нәрсә белән таныш булмаган кешегә, нәрсәне дә булса якыннан белмәгән кешегә. Анда чит күзгә ансат кына ачылмый, әмма һәрдаим үзенә җәлеп итеп сокландыра, үзен-үзе сөйдерә һәм шул ук вакытта гаҗәпләндерә торган ниндидер бетмәс-төкәнмәс, армас-талмас тылсымлы көч бар иде. Г.Бәширов. Чит күрү Үз итмәү, якын итмәү. Ләкин Шәнгәрәй хатыны Рәгыя гомер барынча кочегарны чит күрә иде. Г.Ибраһимов. Син аларның күңелләренә башта ук керергә тырыш, югыйсә алар сине чит күрәчәкләр. Г.Әпсәләмов. Чит планетадан килгән Бик нык аерылып торган; бик сәер булган . --- ниндидер эш белән каядыр ашыгучы берсе яшь, икенчесе олырак кыяфәтле хатын-кызлар аңа, чит планетадан килгән кешегә карагандай, кызыксынучан караш ташлап үттеләр. А.Вергазов. Чит тибү к. чит күрү. Яшьтәшләре чит типми кызны. А.Хәйретдинова |