ЧИТ I и. 1) Берәр предметның кырые, кырый. Мин, инде тәмам тәшвишләнеп, урындык читенә килеп утырдым. А.Тимергалин. Хатын, бөкләнгән аякларының ойый башлавын тоеп, аларны арба читенә салындырып утырды. А.Әхмәтгалиева 2) Берәр предметның яны, янындагы урын. Ул замандагы устав буенча, үкчәләр чек итеп бәрелүгә, уң кул ялт итеп козырек читеннән ычкынырга тиеш. Ә.Маликов // Берәр нәрсәнең үзәктән ераграк өлеше. Ул ара каяндыр бик күп кешеләр килеп чыктылар, мине, этә-төртә, бөтенләй бер читкә үк чыгардылар. А.Алиш 3) Эшләпә кебек баш киемнәренең ян-яктагы горизонталь өлеше, кыры. Юл буе сөйләшмәделәр, төшкәч, бер-берсенә күтәрелеп карамыйча, эшләпә читләрен калкытып алдылар... А.Гыйләҗев 4) Иреннәрнең, күзләрнең почмагы. Җакшылыковның ирен читләре тартыша башлады. А.Хәлим. Рәфис ирен читен кыймылдатып елмаеп куйды. А.Вергазов 5) Торак пункт, урман һ.б.ш. нәрсәләрнең кырыендагы җир, урын. Ул каланың иң читендә тора. А.Гыйләҗев. Минәт, аның саен котырып, уҗым читендәге чирәмне бармаклары белән аралый-аралый, тезләрендә үрмәли бирде. А.Вергазов // Чокыр, яр, елга кебек нәрсәләрнең кырые. Басып торам текә яр читендә, Карыйм тирә-якка ---. А.Алиш. Көймә яр читенә килеп туктады. Б.Ислам 6) Юл, урам һ.б.ш. нәрсәләрнең буйга сузылган һәр ике яктагы кырые. Һашимов, үзен биләп алган каршылыклы уйлардан арынырга тырышып, зур тизлектә артка йөгерүче таш йортларга, урам читенә утыртылган өрәңге агачларына карап бара башлады. А.Вергазов. Малай, көрәкләрен җилкәсеннән алып, сукмакның читенә чыгып басты һәм «кәҗә тәкәсе»нең узып китүен сабыр гына көтә башлады. А.Гыймадиев 7) Күк, офык кебек зур мәйданның, пространствоның кырыен чикли торган сызык. Әнә зәп-зәңгәр офык читеннән, көлә-көлә, алтын кояш та күтәрелә. А.Алиш. Хакыйкый таң исә яктылык күк читеннән таралып җәелә башлагач була. А.Тимергалин 8) Берәр предметның ян өслеге, ян ягы. [Гыймадиның] башында чите камалы мескен бүрек, аягында оек-чабата. Г.Ибраһимов // Савытның ян өслеге, кырые. Шулай ук сүзсез генә чәй эчтеләр алар – өйдә иреннәрнең чынаяк читендәге чепелдәүләре генә ишетелә иде. А.Хәлим. Дустым хисләрен яшереп кала алмый, кулындагы калагы чынаяк читен зеңләтә. А.Мансуров ◊ Читтән торып 1) Дәрес-лекцияләргә даими рәвештә йөрмичә, эштән аерылмыйча. Физика-математика бүлегендә читтән торып укыйм. А.Тимергалин. Читтән торып, гел бишлеләргә генә укып, финанс институтын тәмамлаган. А.Хәсәнов; 2) Турыдан-туры аралашмыйча. Читтән торып булса да минем родичлар белән таныш. А.Гыйләҗев |