ЧИ’СТЫЙ кис. рус сөйл. 1. Чын, нәкъ. Теге кунак бабай безне алдаган, чистый юлбасар икән ул. Г.Гобәй. Тормышны өйрәнегез, тормышны өйрәнегез дип, һаман колагыгызга тукып торалар, ә сез һаман чистый идеалистлар икән, Николай Максимович. Г.Әпсәләмов. Тел дә бар инде үзендә! Чистый кычыткан, өтеп кенә ала. Г.Бәширов

2. рәв. мәгъ. Тәмам, бөтенләй. Чистый туеп беттем инде үзләреннән, төсләрен дә күрәсем килми. Г.Камал. Бер тотынгач, бөтенләй сугып бетерәсе калган, чистый кара туфракка калдырып! Г.Бәширов

3. ы. мәгъ. Соклану, җирәнү, канәгатьсезлек һ.б.ш. хисләрне белдерә. И кыланчык! Бәяңне күтәрәсең, чистый. Н.Гыйматдинова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә