ЧИ’СТКА и. рус сәяси 1) Берәр урында, гадәттә, оешмада, зарарлы һәм кирәкмәгән чит элементлардан арыну максаты белән үткәрелә торган тикшерү; чистарту. Заманыбыз – чистка заманыдыр ---. Һ.Такташ. Алай гына да түгел, ул бичараны һаман каккалый да суккалый тордылар, чистка (чистарту) аша да үткәрделәр, җитмәсә, җидегәнчелектә гаепләп, утыртып та чыгардылар. Ә.Еники 2) Гомумән кирәкмәгән, ят, зарарлы дип табылган нәрсәләрдән азат итү күренеше. Шул югарыда китерелгән мисаллардан ук күрелүенчә, мәкальләргә чистка ясау күбесенчә Марр теориясе нигезендә, алардагы аерым берәр сүзгә «сыйнфый» дип карауга гына корылган механика булуы ачык. Н.Исәнбәт. Безне җыеп, үзенә күрә чистка үткәрә. Т.Миңнуллин |