ЧИСТАРЫНУ II и. 1) Төрле чистарту, юыну эшләре. Башланды чистарыну, төзәтенү, мичләр, морҗалар, мунча мичләре агарту, чаршау, чыбылдык, күлмәкләр тегү, китте тазарыну-юыну, киенү-ясану. Г.Бәширов 2) Психологик бушану; эчке тазарыну күренеше, катарсис. Ч.Айтматов әсәрендәге трагик язмышлы Бостан укучыны даими рәвештә «нәрсә булыр инде» дип көтү хәлендә тота, Аристотель терминын кулланып әйткәндә, аның өчен катарсис (чистарыну) кичерү чыганагы хезмәтен үти. К.Гыйззәтов |