ЧИСТАРЫНУ I ф. кайт. юн. к. чистару. Юын, чистарын да, бисмиллаңны әйтеп, белгән догаңны укы. Г.Галиева. Тузанга батып, пычранып беткән киемнәрен салып ыргытты да, ягылмаган мунчага барып, юынып, чистарынып чыкты. Г.Гыйльманов

Чистарына бару Торган саен чистарыну. Сез «яман» дип сөйләгәннәр саен, Чистарына бара үткәннәрем. К.Булатова. Ниһаять, Йосыфның һаман ачыла, чистарына барган күңеле ул сүзне эзләп тапты ---. Г.Гыйльманов

Чистарына башлау Чистарынырга тотыну. Тик кеше кайчан да булса чистарына башларга тиеш. Ф.Яруллин

Чистарына тору Әлегә чистарыну, алдан ук чистарына башлау. Гөнаһлардан чистарына торыгыз! Безнең гәҗит

Чистарына төшү Бераз чистарыну; тагын да чистарыну. Мәче аңа ияләшеп китте, көннәрен гуава күләгәсендә йоклап уздыра торган булды, тәненә бераз ит кунды, чистарына төште. Казан утлары

Чистарынып алу Тиз генә чистарыну; вакытлыча чистарыну. Кондызлар, юынып, чистарынып алгач, яр буендагы таллардан һәм үләннәрдән авыз иттеләр. К.Тәхау. Әйдә, кызым, тиз генә без дә чистарынып алыйк, күшеккәнсеңдер. Ф.Яруллин

Чистарынып бетү Бөтенләй чистарыну. Гәрәй морза, мәшһүр опереттадагы җыр көенә сызгырынгалап, кырынып, чистарынып бетте дә, чигә-яңакларын хушбуйлап, мыегына фиксатуар сөртеп, аның очларын югарыга таба тырпайтыбрак бөтереп куйды ---. М.Галәү. Чистарынып беткәч, чебен очып китә. Р.Батулла

Чистарынып җитү Тиешенчә чистарыну. Шуның өчен кеше үз-үзен начар тойгылардан азат итеп, психологик яктан чистарынып җиткәч кенә, физик мәгънәдә авырудан котыла ала. Кәеф ничек?

Чистарынып калу Ахырда, соңында чистарыну. Гайбәт сөйләгәндә, син бүтәннәрне каралтып, үзең парлы мунчадан чыккан кебек чистарынып каласың. М.Галиев. Тәмам чистарынып калгач, әле кайнар, әле салкын су белән берничә тапкыр коенып алды, ә соңыннан, таманча суга хуш исле кушылмалар сибеп, ваннага сузылып ятты. М.Кәбиров

Чистарынып китү Билгеле бер моменттан башлап чистарыну. Дөрес микәнни, күңелең бәхеттән тутыга башласа, бәладән соң чистарынып китә, диләр... Ф.Яхин. Сүз дә юк, өмәләрдән соң тирә-юнебез чистарынып китә. Яшел Үзән

Чистарынып тору Даими чистарыну; әле чистарыну. Шуңа күрә даими дога укырга, чистарынып торырга кирәк. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә