ЧИСТАРУ ф. 1) Пычрактан, кердән һ.б.ш.дан арыну. Аңа сафланып, чистарып барырга кирәк. А.Гыйләҗев. – Ә пальто болай ярыйсы гына чистарган... дип тыкылдадым мин. Ә.Мушинский

2) Чүп-чардан арыну. Елга буйлары чүп-чардан чистарган

3) Болганчыклыгы бетү, тону. Бераз сабыр итәргә, инеш суының чистарып, тонып җиткәнен көтәргә кирәк. Риваять. Аның каравы күлләр чистарып, тирәнәеп киттеләр. Г.Тарханова

4) Йөзен, өслеген томалап торган нәрсәләрдән арыну. Хәзер башыңны күтәреп күккә карасаң, ул чистарган, юылган кебек зәп-зәңгәр. Г.Әпсәләмов. Язгы ташу сулары, җир йөзен генә түгел, әйтерсең күктәге болытларны да юып алып китте – һавалар чистарды, биегәйде. В.Нуруллин // Өслеген каплаган нәрсәләрдән (мәс., кардан) арчылу. Яңгыр яуса, язлар бердәм килә, Җир чистара язгы яңгырдан. З.Мәҗитов. --- кар сулары агып беткәч, җылы кояш нурына кызынып, кибенеп, ул тагын да ачыла, чистара ---. Н.Фәттах

5) Чүптән, чүп үләннән арыну; чистартылу. Овсюгтан чистарган җирдә уңыш бермә-бер артык була. Х.Камалов. Уңыш күзгә күренеп арткан иде шул, аннары басулар чүп үләннәреннән дә чистарды. Ф.Зыятдинов

6) Сакал-мыекны тәртипкә китереп, битне матурлау; биттәге, тәндәге төкләрне йолку, кыру; чистарыну. Аннан ул сакалын-мыегын кырып, чистарып чыкты. Казан утлары

7) Йөз, биттәге бетчәләр, таплар бетү; бит төсе матурлану. Гәүдәсе тураеп, йөзе чистарып, хәтта алсуланып киткән. Р.Фәизов. Тирем чистарды (шикәр ашый башлаган көнне үк, кичкә таба яңадан бетчәләр чыкты). Идел

8) Дәвалау чаралары ярдәмендә организм зарарлы матдәләрдән арыну, төрле авыру билгеләре булган эрен, тап һ.б.ш. бетү. Спирт белән уа-сөртә торгач, яра чистарды, ялтырап, балтыр сөяге күренде. Р.Бәшәр. Чистарган организм авыруларга бирешми. Акчарлак

9) Составы ягыннан чистага әйләнү, чит кушылмалардан арыну; сафлану. Нефть чистару

10) Саф яңгыраш алу. Ләкин йөрәк тибү тавышы инде чистарган, тамыр тибеше нормаль, температурасы да рәтләнгән. Г.Әпсәләмов

11) сөйл. Саз, пычрак кибеп, сукмаклар төшү. Аяк асты чистару

12) күч. Дошманнан, зарарлы, кирәксез элементлардан азат ителү. Бүтәннәре батырларча һәлак булдылар, кайсылары сугыш кырларына китте: дошманнан чистарган җирләрне сөрергә һәм башкага. Ә.Баянов. Көтүдәге аксак-туксак биш-алты сарыкны куып җибәрүдән чистарабыз гына. В.Имамов

13) күч. Чит тел сүзләреннән, чит тел йогынтысыннан арыну. Аның тәрҗемәләре (аларның саны йөзгә якын) гарәп, фарсы телләре йогынтысыннан шактый чистарган булып, шул замандагы гади халык теленә мөмкин кадәр якынлаштырып эшләнгәннәр. М.Мәһдиев

14) күч. Рухи яктан сафлану, начар, түбән уй-фикерләр, омтылышлар юкка чыгу. Ул чыганакка килгән кешенең дә җаны чистара, күңеле сафлана. Ш.Галиев. Чәчләре, битләре буйлап аккан яңгыр суыннан Ихтыярның уйлары да чистара, тәртипкә килә баргандай тоелды. Р.Вәлиев. Бозык адәм чистарганчыга кадәр берничә газаплы тормыш яши. Фән һәм тел

Чистара бару Торган саен чистару. Шушы малай аяк астымда ешрак ышкылган саен, ботинка-туфлиләрем чистара бара. Ф.Баттал

Чистара башлау Чистару билгеләре күренү. Ниһаять, күк йөзе чистара башлый, кара болытларның калын пәрдәсен хәнҗәрдәй нурлары белән кисә-кисә, ярымай пәйда була. И.Диндаров. Гомер буе шәмәхә карандаш белән рәсем ясап, авызын, ияген, кулын буяп бетерә торган Илфат та чистара башлады. Р.Газиз

Чистара төшү Бераз чистару; тагын да чистару. Барысы да шул, тик һәр җирендә чистара төшкәнлек, ыспайланганлык, калыпланганлык сизелә. М.Әмир

Чистарып алу Беразга чистару; тиз генә чистару. Чистарып алганда була торган канәгатьлек белән, шома иякләрен сыпыра-сыпыра, Моратбакый сәкегә килеп ятты. М.Галиев

Чистарып бару Торган саен, һаман чистару. Гаҗәп, шуның кадәр зур төзелешләр гөрләгән, көннән-көн матурланып-чистарып барган һәм, иң мөһиме, Идел ярында урнашкан Казаныбызда кызынып та, су да кереп булырлык урыннар бөтенләй юк икән бит. Шәһри Казан

Чистарып бетү Тулысынча чистару. Сул кулы белән күкрәгенә кысып тоткан сиреньнәре башта басма такталарына, аннары, берән-сәрән генә салынып, инешнең әле чистарып бетмәгән болганчык суына коелдылар. Г.Кашапов

Чистарып калу Нәрсәнең дә булса ахырында чистару. Дөнья чистарып калгандай була. Г.Каюмов. Туган йортындагы һәр мизгел җанына савап кебек; күңел сөремнәре тарала, үзе дә сафланып, чистарып калгандай тоела. З.Хөснияр

Чистарып килү Акрынлап чистара башлау. Җил тәмам тынган, күк йөзе дә болытлардан чистарып килә. Г.Әпсәләмов

Чистарып китү Билгеле моменттан чистара башлау; берникадәр чистару. Яңгыр ява, яңгыр ява, Рәхәтләнеп, биеп ява, Шатландырып, шаулап ява, Күр, чистарып китте һава! Ш.Галиев. Дога кылсам туган нигеземдә, Җаным китә гүя чистарып. Р.Зәкуан

Чистарып тору Даими чистару; әледән-әле чистару. Һәр 1012 сәгать саен бактерияләр үлеп, су үзеннән-үзе чистарып тора икән. Татарстан яшьләре. Кортлар тыз-быз йөреп торганга, өй эчендә һава да даими рәвештә чистарып тора. Безнең гәҗит



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә