ЧИСТАРТУ II и. 1) Берәр нәрсәне пычрагыннан, чүбеннән арындыру эше һәм процессы. Икесе дә ындыр табагында ашлык чистартуда эшлиләр. Н.Әхмәдиев

2) махс. Төрле кушылмалардан арындыру эше. Безнең академия галимнәре нефтьне чыгару, аны чистарту, эшкәртү өстендә нык эшли. Г.Шәйхи

3) Телне чит элементлардан, сүзләрдән арындыру күренеше. Аларның иң зурысы – телне чистарту һәм имла мәсьәләләре. Г.Исхакый. Гәзит-журналлар, радио-телевидение, телне чит-ят элементлардан чистарту сылтавы белән, бик кирәкле терминнардан да баш тарталар түгелме? А.Тимергалин

4) Берәр оешманы, илне чит, зарарлы дип табылган элементлардан арындыру максаты белән үткәрелә торган тикшерү һәм шул эшнең нәтиҗәсе; чистка. Атеистик идеологияне пропагандалау уңае белән башланып киткән чистартулар рухи мирасыбызга әйтеп һәм сөйләп бетермәслек зыян сала. Д.Абдуллина

5) Аерым бер урында җинаятьче, террорчы һ.б.ш.ны ачыклау, табу һәм кулга алу яки юк итү өчен оештырылган хәрби операция; русчасы: зачистка. Тарткалаш бер генә көнгә дә тынмый: басып алучыларга каршы террорлык актлары оештырыла, яһүдләр, үз чиратында, гарәп авыл-шәһәрләрен утка, бомбага тоталар, чистартулар үткәрәләр. Н.Шәрифуллин

6) махс. Урмандагы зарарланган, корыган, ауган-егылган агачларны җыю, кисү, урманнан чыгару эше. Бу эшләр инде урман чистартуга керә, дәүләт тарафыннан хуплана торган эш. Н.Каштанов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә