ЧИСТАРТУ I ф. 1) Берәр нәрсәне тузан, пычрак һ.б.ш.дан арындыру, чиста хәлгә китерү, чисталау. Арзу җиргә төшкән дә озын кунычлы, биек үкчәле ботинкаларыннан йомычка белән пычрак чистартып маташа. А.Гыйләҗев. Җир астыннан тапкан нәрсәләрне археологлар шундый йомшак пумала белән чистарталар икән. А.Тимергалин. Тыкрыкта казлар канат чистарта иде. Н.Гыйматдинова // Берәр нәрсәнең өслеген тузанын, пычрагын, тутыгын һ.б.ш. сөртеп алып ялтырату. Чистартып азапланганда, мин сәгать тартмасының эчке ягында карандаш белән тырналган язуга игътибар иттем. А.Тимергалин. Аннары, ком белән ышкып, күгәреген чистарттым. Р.Вәлиев // Ату коралын тузан, тутык, дары кисәкчекләреннән һ.б.ш.дан арындыру, чиста хәлгә китерү. Габдерәшит бабай мылтыгын чистартты һәм, бик сакланып кына, эре кургашын ядрә белән корды. Гали Рәхим. Мылтык көпшәсен шомпол («Атаклы кыз Туйбикә» дастанында – мылтык сөмбәсе, төректә – түфәк чыбыгы) белән чистартканнар ---. А.Тимергалин 2) Тәнне кердән арулау, юыну-сөртенү. Тәнне юып чистартып була. Ә менә җанны... Җаның пычранмасын, Рәмилә!.. Г.Гыйльманов 3) Яраны, кайбер әгъзаларны үлек, эрен һ.б.ш. нәрсәләрдән арындыру; чиста итү. Аяктагы җәрәхәтне чистартып, гипска да салып карадылар. З.Зәйнуллин. Доктор Апушның күзен даруга манчылган мамык белән кат-кат чистартты. Р.Батулла 4) Берәр урынны яки берәр нәрсәнең өстен, эчен чүп-чардан, чүп үләннән, кардан һ.б.ш. нәрсәләрдән арындыру; тазарту. Йорт урыннарын, ишегалларын чүп-чардан арындырып, баз эчләрен чистартканнар. А.Гыйләҗев. Атың булгач, аны ашатырга-эчерергә, астын чистартып торырга да кирәк шул. А.Хәсәнов. Фаягөл, бияләйләрен кулына тотып, «и сабыем, и нарасыем» дип кабатлый-кабатлый, карны чистартырга тотынды. А.Әхмәтгалиева 5) Ашлыкның, җиләкнең чүбен аерып алу. Чәчүлек орлыкларыбыз да әзер: чистартып, амбарга салып куелган. В.Нуруллин. Җиләк җыюын җыйдык та, өйгә кайтач, чистартасы да бар бит әле аны! А.Галиева 6) Ашарга яраклы нинди дә булса нәрсәне, эчен-тышын эшкәртеп, чиста хәлгә китерү. Балыкны чистартып, куырып аласы бар. А.Гыйләҗев. Аннан иң симез казны сайлап алды да эчен чистартты. Г.Мөхәммәтшин 7) Кайбер яшелчә, җиләк-җимешне кабыгыннан арындыру, арчу. Ә син бәрәңге әрче. Суган чистарт. А.Гыйләҗев. Крыжовникны юалар, әфлисунны чистартып телемнәргә бүләләр дә барысын бергә иттарткычтан чыгаралар. Көмеш кыңгырау // Эчендә ашый торган төше булган орлыкларны, чикләвек, көнбагышны кабыгыннан арчу. Көнбагышны, чикләвекләрне чистартып та азапланасы юк хәзер, чистартып, әрчеп саталар. Татарстан яшьләре. Кабак төшен чистарту 8) Төрле кушылмалардан арындыру. – Кызлар, бу айда премиядән мәхрүм калабыз, ахры, – диде. – Ай бетәргә нибары биш көн калды, ә мең тоннадан артык нефть чистартасыбыз бар. М.Хәбибуллин. Әйе, шул пычрак суны фильтрлап, хлор белән чистартып кына краннарга җибәргән эчәр суның тәнгә сихәте юк. М.Шиһапов 9) Төрле чаралар ярдәмендә организмнан зарарлы матдәләрне чыгару. Организмны чистарту 10) махс. Урмандагы зарарланган, корыган, ауган-егылган агачларны җыю, кисү, урманнан чыгару. Урман чистарту 11) күч. Кайдан да булса дошманны куып чыгару, берәр урынны дошманнан азат итү. Мин сиңа Усы өязен дошманнан чистартканчы отрядта калып торырга киңәш итәр идем. В.Нуруллин. Шушы каһарман түбә башында булып, байракны кадап төшкәннән соң, командование куполны фашистлардан чистартырга тагын бер батальон җибәрә. А.Хәсәнов 12) күч. сәяси Нинди дә булса оешманы тикшереп, аны зарарлы, чит элементлардан азат итү. [Минһаҗ:] Мине, Минһаҗетдин Гыйлаҗетдиновны, колхоздан чистартып чыгару кайсы законда, нинди дикриттә язылган икән? К.Тинчурин 13) күч. Зарарлы, кирәксез, файдасыз, көчсез дип табылган нәрсәләрдән азат итү. Аларның һәрберсе бу заманның Дон Кихотлары кебек тә тоелалар: хәшәрәтлек баскан дөньяны бераз гына булса да чистартмак уенда яналар ---. Б.Рәхимова // Кеше аңындагы зарарлы күренешләрне бетерү, юкка чыгару. Экстремизм агуыннан чистарту // Кирәксез, артык нәрсәләрне бетерү, камилләштерү, чарлау. Байтак кына язмаларда оеткы бар, яңадан язып чыгасы иде, чарларга, чистартырга кирәк, дигәнрәк фикер-теләкләр әйттем. М.Шабаев. Сөйләмебез – тоташ винегрет! Җәүһәр телебезне чистартырга, Рөстәм туган, берүк, ярдәм ит! М.Сәгъдиев 14) күч. гади с. Берәр оешманы, берәр кешене үзен яки өен талау. Анда да очраган бер кешенекен түгел, бәлки спекулянтларныкын һәм байрак кешеләрнекен генә чистартканнар. В.Нуруллин. Караклар өйне чистартып чыкканнан соң, әллә ни уфтанмадым шикелле. А.Әхмәтгалиева 15) күч. Начар, түбән фикерләрне бетерү, пакь итү, сафландыру. Тирән драматик, еш кына трагик лиризм белән сугарылган җыр җәүһәрләребезнең ничә гасырлар буе халкыбыз күңелен агартып, чистартып, пакьләндереп, рухландырып, киләчәккә өмет уятып яңгырауларыннан һәм башка бик күп күркәм якларыннан тыш --- тагын бер мактауга лаек сыйфаты бар дип хисаплыйбыз. Б.Рәхимова. Аның карашынча, катарсис музыка белән кешеләрнең рухын чистарта. К.Гыйззәтов 16) Дәрәҗәне, исемне күтәрү, начар гамәлне икенче бер гамәл белән аклау. Миңа кияүгә чыгып, син тапланган исемеңне чистарттың. Д.Каюмова Чистарта бару Булган берен даими чистарту. Атканнан соң көбәкнең эчен даими рәвештә чистарта барырга кирәк. С.Поварисов. Чишмә юлларын кар баскан, Карын чистарта барыйк. М.Саттаров Чистарта башлау Чистартырга тотыну. Ул да, башка солдатлар кебек, итеген үзе чистартмый башлады. Г.Исхакый. Зөбәйдә инде кулларын камырдан чистарта башлаган иде. В.Имамов Чистарта килү Әлегәчә һәрдаим чистарту. Башкаладагы юлларны моңарчы әйбәтләп чистарта килделәр. Ватаным Татарстан Чистарта тору Һаман-һаман чистарту; әлегә чистарту. – Рифкать, син балык чистарта тор! – ди Шәйдулла абый. Р.Батулла Чистарта төшү Бераз чистарту; тагын да чистарту. Күңелдә шундый өмет: тормышыбызны сәламәтләндерүгә юнәлтелгән бүгенге шифалы чаралар кешеләрнең күңелләрен дә чистарта төшәр. Р.Фәйзуллин Чистартып алу Тиз арада чистарту. Шунда култыкта гына балыкларны чистартып та алдым. А.Гыйләҗев. Ул ут уйнатып самавыр куеп йөри, йөгертеп өстәл сөртә, ә дигәнче, ялт иттереп, итек чистартып ала. В.Имамов Чистартып ату сөйл. Бик тиз яки аннан-моннан чистарту. Ризык мулдан кирәк булыр, дип уйлый-уйлый, газ плитәсенә ит куйдым, бәрәңге чистартып аттым. М.Вәлиев. Онык бәрәңге кырырга өйрәнгәндә кулын кисмәсен дип саклап утырганчы, әби бәрәңгене тиз генә үзе чистартып ата, идән юар өчен чүпрәк, чиләк табып кулына тоттырганчы, тиз генә үзе юып чыга. Кәеф ничек? Чистартып бару к. чистарта бару . Аның эш үзенчәлеге шунда: карны карчистарткыч эретеп, шул ук вакытта суны фильтр аша чистартып бара икән. Шәһри Казан. Вакытында чистартып барганга күрә, яз көне куркыныч тудырырдай кар өемнәре юк, урам башлары да кардан ачылган. Хезмәт даны Чистартып бетерү Тулысынча чистарту, барысын да чистарту. Төрәннәрен чистартып бетергәч, Газинур сынын турайтты, уң кулын бөеренә куеп, әле җирнең яртысына гына җитеп килгән Мисбахетдингә таба борылды. Г.Әпсәләмов. Чистартып бетерсәләр, күрәләр: ике йөз чиләк бәрәңге өшегән. М.Мәһдиев Чистартып җибәрү Бераз чистарту. Себереп, чистартып җибәргәч, үләннәр калкып киткәндәй булды. Ф.Яруллин. Әлеге ысулларның берсен кулланганнан соң, алтын бизәнгечләрне теш щёткасы белән чистартып җибәрегез, суда яхшылап юыгыз һәм чүпрәк белән корытыгыз. Байрак Чистартып кую Алдан чистарту. Кара әле, әти, мин, гаиләм белән бергәләп, агач ташый торган канауны да чистартып куйган идем. К.Тәхау. Рәхмәтулла, син берничә иярне юып, чистартып куй, ертыкларын яхшылап тегеп чык. Р.Батулла Чистартып ташлау сөйл. к. чистартып ату. Әнисенә ярау өчен, ә дигәнче абзар чистартып ташлады, учак аслык утын әзерләп куйды, коргаксый башлаган мичкәгә урам колонкасыннан җиде чиләк су алып кереп аударды. А.Тимергалин Чистартып тору Өзлексез, һәрвакыт чистарту; әле, хәзер чистарту. Син хатының Өммегөлсемгә әйт, морҗасының корымын ешрак чистартып торсын. Г.Әпсәләмов. Ике бульдозер, моторларын тәүлек буена сүндермичә, юлны көнен-төнен чистартып торсалар да, таман гына була. А.Хәсәнов Чистартып чыгару Тулысынча, тоташтан чистарту. Бер атна дигәндә Мирвәли бакчаның эшен бетерде, як-ягында камышлар гына калдырып, күлне чистартып чыгарды, чишмәгә агач улак урнаштырды, аны түбә астына кертте, янына эскәмия ясап куйды. Г.Гыйльманов Чистартып чыгу Һәммәсен берәм-берәм чистарту. Шунлыктан бу китапның текстын (бәхеткә, аның наборы әле таратылмаган, исән иде) цензура яңадан бик җентекләп карап, чистартып чыгарга тиеш булды. М.Шабаев. Аучылар инде, бер керешкәч, Пошилар усаклыгын дүрт аяклы, азау тешле ерткычлардан, корткычлардан чип-чистага чистартып чыгарга булганнар, күрәсең. А.Хәсәнов Чистартып яту сөйл. к. чистартып тору. Көндез нинди чокырларда торба чистартып ятканын белмәделәр дә хәтта... К.Кәримов. Аяз беркөнне бабасы алып кайткан балыкларны чистартып яткан чагында йокысыннан уянды. Д.Каюмова |