ЧИСТАРТКЫЧ и. махс. 1. 1) Су, орлык һ.б. нәрсәләрне төрле катнашмалардан, чүптән арындыру өчен махсус җайланмаларның гомуми атамасы. Сырлап-боргалап, көннең-көн буена кәгазьләргә кул куйдылар, тамга ясадылар, чут төймәсе тарттылар, һәр склад ишеген, һәр чистарткычның, һәр бушаткычның ничек эшләвен күзәтеп торды ирләр. Р.Мөхәммәдиев. Йөз төрле чистарткыч аркылы үткәрсәң дә, Идел суы – эчә торган су түгел инде. К.Кәримов

2) Берәр өслекне юып төшерү, нинди дә булса катламнан арындыру, сөртеп зарарсызландыру өчен махсус матдәләрнең гомуми атамасы . – Менә шушы чистарткыч кебек бөтен проблемаларны да берьюлы алып ташлап булса иде, – диде ул бераздан. М.Әмирханов

2. с. мәгъ. Чистарта торган, чистарту өчен хезмәт итә торган. Кырда юлларны буран күмгән – чистарткыч машина әкрен генә юл ярып бара. Ш.Галиев. Тугызынчы бишьеллыкта гына да 546 чистарткыч объектлар төзү күздә тотылган иде. М.Зарипов. Чебен дүрт аягын терәп, урта аяклары белән канатларын аслап-өсләп чистарта да, ике аягының очындагы чистарткыч төкләрен кушырып, тузанын кага. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә