ЧИСТАЛЫК и. 1) Чиста булу; арулык; пөхтәлек. Ата-бабадан калган гадәт буенча, келәттә өйдәге кебек үк чисталык һәм ирләрчә тәртип хөкем сөрә. А.Тимергалин. Бүлмәнең идәне чиста иттереп юылган, бөтен җирдә чисталык, тәртип. А.Гыймадиев

2) Сафлык, эчкерсезлек, риясызлык; гөнаһсызлык. Яшьлек сафлыкны, чисталыкны ярата, чөнки үзенең күңеленә кер кунмаган. Г.Әпсәләмов. Хатын-кызның итәге тишек булса, аның чисталыгын аяктагы калып саклыймыни?! В.Имамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә