ЧИСТА с. рус 1. 1) Керләнмәгән, каралмаган, катмаган, пычранмаган, ару

2) Кере китәрелгән, юылган. Ну, егетләр, хәлләр ничек, барыгыз да тере-исәнме, берегезгә дә чиста күлмәк-ыштан кирәкмиме? Ә.Еники. Чиста кулъяулыкка гына төреп йөртердәй кеше ул минем кияү, бик беләсегез килсә. Ф.Баттал

3) Пөхтә итеп җыештырылган, чистартылган. Зур, якты, чиста бараклар. А.Хәсәнов. --- каралты-куралары һәрчак төзек, буяулы, җыйналган, чиста. А.Хәйретдинова

4) Тәнендә, тиресендә кер булмаган, кердән арындырылган. Юынып чыккач, чиста тән белән утырып намаз укыды. Ф.Бәйрәмова. Нинди генә причёска ясарга алынсаң да, исеңдә тот: чәчләр һәрвакыт чиста һәм каралган булырга тиеш. Матур буласың килсә...

5) Өстендә саз, пычрак, кар кебек комачау тудырган нәрсәләр булмаган (юл, урын һ.б.ш. тур.). Чиста урамнардан да йөрер көннәр булыр икән. А.Гадел. Бу уйларыннан күңеле булып, малаена урын юкка әллә ни исе китмичә, ул үзенең салмак адымнары белән чиста тротуардан атлый бирде. Р.Кәрами

6) Пычрактан, калдыклардан, чүп-чардан чистартылган; юылган. Менә киң чиста идән. М.Мәһдиев. Чиста савытларны күреп, Әни... сөенсен әле! Р.Миңнуллин

7) Пычрак булмаган, болганмаган, ару. --- суы зөбәрҗәттәй яшькелт, бик чиста; күләгә урыннарда караңгыланып китә, кояшлы җирләрдә җем-җем уйнакларга тотына, ә шулай да, үз дәрәҗәсен белгәндәй, ашыкмыйча, уйчан-тыныч кына агып ята. Ә.Еники. Тырыша торгач, гөрләп, чиста су килә башлады. А.Тимергалин

8) Чисталыкны ярата торган; чисталыкны саклый торган; чиста йөри торган. Ничектер бигрәк пөхтә, чиста, көяз кеше икән. Ә.Еники. Ә үзе – табигате белән бик чиста бала. Ф.Яруллин. Шундый уңган, чиста хатын бит син, фатирыгызда бөтен нәрсә ялт итеп тора. Т.Миңнуллин

9) Өслегенә, эченә бернәрсә дә язылмаган; язу, сызу, рәсем ясау һ.б.ш. өчен файдаланылмаган. Паспортым чиста, моңарчы өйләнмәгән. Ф.Яруллин. Шуннан, көндез үк өенә хат язарга ниятләвен исенә төшереп, тумбочкасыннан шытырдавыклы пакетка салган иске хатларын, чиста кәгазьләрен алды да башта көнкүреш бүлмәсенә керде. С.Шәрипов

10) Өстеннән әйберләре алып куелган, буш. Өстәлнең бушаган әнә шул чиста өлешенә капитан Федотов ике терсәге белән таянды да, учын-учка кулларын тоташтырып, чал йөгергән зур башын шул терәккә салды ---. М.Вәли-Барҗылы

11) Өсте шома, сырлар, таплар, бетчәләр белән ямьсезләнмәгән. Аның муены-бите ап-ак шома, киң маңгае да ак мәрмәрдәй бик чиста, кыска гына калдырып китәргән коңгырт-аксыл чәчләре ефәктәй йомшак… Ә.Еники. Берсен – аркасына, икенчесен күкрәгенә төшереп салган озын толымнары, буяу әсәре күрмәгән түгәрәк чиста йөзе аны баласытып күрсәтә кебек. А.Әхмәтгалиева

12) Тәнендә күгәрү, сыдырылу урыннары булмаган. Малайның бер җирендә бернинди бәрелү юк, тәне чиста, тап-таза булуын әйтте. Э.Фатыйхова

13) Болытсыз, аяз. Бакалар кычкыра, этләр өреп куя, чиста күк йөзендә йолдызлар җемелди. Ә.Әйлисли. Биектә зәп-зәңгәр чиста күк. Г.Ибушев

14) Саф, бөркү булмаган. Шундый тәмле, чиста һава, сулап туймалы түгел. Р.Габделхакова

15) Чүбе булмаган, чүпсез (ашлык һ.б.ш. тур.). Чөнки аларның орлыгы, чиста булса да, безнең капчыкларга тутырылып кайта. Т.Гыйззәт

16) Башка төргә караган нәрсәләр кермәгән. Юк, бугазы, башы, аягы, тоягы кирәкми. Чиста итләтә генә, ямегез. А.Хәмзин

17) Составында катнашмалар, кушылмалар булмаган; саф үзе генә булган. – Орден чиста платинадан, рәсемнәре алтыннан, – дип, бүләкне тартмасыннан алып, безгә күрсәтте. Р.Сәгъди. Шәүкәт белән Толикның капчыкларында аерым очраклар өчен күз карасы кебек саклаган берәр ярты литр чиста спирт. А.Хәсәнов // Катнашмалардан арындырылган, чистартылган. Сыер бозаулаганнан соң берәр атна үтеп, угызы аерылып беткән, чиста, күбекләнеп, пары чыгып торган сөтне савып алып кергәннән соң башланган техник процесс турында сөйләмәкче булам. А.Гыйльми

18) Физик көч таләп итми торган, авыр, пычрак булмаган; киресе: кара. Барыгызга да чиста эш кирәк. Р.Габделхакова

19) Сәламәтлеккә зыян китерердәй кушылмалары булмаган, шундый матдәләр бүлеп чыгармый торган. Җирдә бит күбрәк акча эшләп була, әле өстәвенә чиста һава да сулыйсың, чиста ризык белән тукланасың. Таң. Экологик чиста материаллар кулланып эшләнгән 100 квадрат метрлы өйне 1–1,5 айда төзеп бирәләр. Кызыл таң

20) Башка милләт яки нәсел каны катнашмаган. Кем, үз-үзенә ышанып, безне чиста төрекләр, әрмәннәр яки татарлар дип әйтә ала? А.Нәҗми. Чөнки нинди милләтне генә алма, анда фәлән милләт кешесе дип әйтерлек чиста канлы кешеләр юк дәрәҗәсендә. Т.Нәбиуллин

21) Башка төрләр, төрчәләр катнашмаган. Шулай булса, югары элиталы каракүл сарыклары һәм тире белән дан алган кебек үк, дөнья базарына чиста нәселле чаптарлар белән дә чыгып булыр иде. Р.Мирхәйдәров. Чиста гарәп токымлы дүрт яшьлек бу ат, ике чакрым дүрт йөз метр арада чабып, беренче урынны яулаган! Кайбыч таңнары

22) Башка төсләр белән катнашмаган, үзгә төсмерләр алмаган. Һәм бу чиста кара төс урманга сихрилек өсти. М.Хуҗин. Бу кадәр чиста зәңгәрлекне каян ала икән ул? А.Хәлим

23) Кагыйдәләргә, нормаларга туры килгән, әдәби булган. Хәзер казанча чиста «з» белән генә сиптерәләр. А.Хәлим. «Ничек кенә сөйләрмен инде», – дип борчылып чыккан иде дә, шулкадәр чиста татар телендә сөйләп китте, зал тын калды. Р.Миңнуллин

24) Чын, тулы, тиешле таләпләргә җавап биргән; ачыктан-ачык күренеп торган. Алар арасында чыганак (арадаш) телдәге исемнәрдән алда күрсәтелгән формантларны кыскартмый гына, кушымча өстәп фигыль ясау очраклары, ягъни чиста калька итеп кенә карап булмаган мисаллар да бар ---. Р.Мөхиярова

25) Башка жанрлар, төрләр белән катнашмаган. Чиста лирик булып туган Роберт Әхмәтҗаннарыбыз, Рәшит Әхмәтҗаннарыбыз да безгә «күптән таныш» эпикадан котыла алмады һәм алмый да. А.Хәлим

26) Бик ачык яңгыраган, ямьсез тоннар, карлыгу һ.б.ш. булмаган. Акчарлаклар тавышы, кинәт шунда иртәнге Идел өстендә Әлфинурның искиткеч чиста тавышы ишетелә. Аманулла. Югыйсә тиз генә арада шундый матур, чиста тавыш белән җавап бирә алыр идемени? М.Вәли-Барҗылы

27) Барлык чыгымнарны да чигергәннән соң калган, кулга керә торган (акча, табыш тур.). Кабатлап әйтәм, бу --- бандитларның чиста кереме генә. И.Шиһапов. Йөз дә егерме тугыз миллион алты йөз мең чиста табыш! Д.Салихов. Шуның аермасы табыш була, чиста акча кереме. Акчарлак

28) күч. Эчкерсез; начар уй-ният булмаган, саф, риясыз. Серле дәрвиш кебек йөри кеше, башы горур, чиста күңеле. К.Сибгатуллин. Аның кебек чиста йөрәкле, ачык күңелле кешене башка белмим. Безнең гәҗит // Эчкерсезлекне, сафлыкны белдергән. Егетнең күзләре шундый чиста, түзмәдем, бар, мин әйтәм, бездә аның Фәридәсе дә, Галиясе дә, Наиләсе дә бар, дим. А.Гыйләҗев

29) күч. Начар булмаган, гаепле саналмаган; алдаусыз, намуслы. Каян килгән чиста зат! Г.Сабитов. Миңа ул вакытта бүләге дә кирәкми, бары тик матур чиста көрәш күрсәтәсе генә килә иде. Д.Сабиров // Законга каршы булмаган, коррупциядән, урлашудан азат. --- Ли Куан Ю хакимияткә килгәч, үзгәрешләрне халыкка хезмәт итә торган сәяси система булдырудан, ришвәтчелекне бетерүдән, салым системасын үзгәртүдән башлады, үтәкүренмәле, чиста базар икътисады булдырды, закон каршында барлык кешеләрне дә тигезләүгә иреште. И.Шәйхетдинов

30) күч. Гыйффәтле . Бер җегет белән дә җөрмәде, чиста кыз. З.Мәхмүди

31) күч. Уйларга сәләтле, аек фикерли алган. Чөнки аның тәне исерек хәлдә булса да, зиһене ап-аек, чиста һәм сизгер иде. Г.Рәхим. Дәүләт чиста булсын! Чиста акыл булсын, чиста кул! Р.Фәйзуллин

32) күч. Каршылыклар, киртәләр булмаган, җиңел. Күтәрелү өчен, үзе дә гел чиста юлдан бармады бит. Ф.Имамов

2. рәв. мәгъ. 1) Пөхтә, җыйнак итеп. Югыйсә, әлбәттә, минем кеби, романнар укыган, чиста киенгән, ислемайлар сөрткән, кершән ягынган, Әндәлүс гарәпләренең мәдәниятен белгән бер егет берлә ник сөешмәскә? Г.Исхакый. Кәрәзнең күзәнәкләрен төзәтергә, яшь балаларны тәрбияләп күзәтергә, күзәнәктә төренеп яткан бал кортларын җылытырга, өй эчен чиста тотарга... А.Алиш

2) Пычранмыйча, керләнмичә; пычратмыйча, керләндермичә. Сылу янында утырырга хаклы булу өчен, мин еш кырынырга, чиста йөрергә өйрәндем. Г.Кутуй

3) Бөртекләп, берсен дә калдырмыйча. Кул белән уручылар да, маңгай тирен агызгычыбыз да (лобогрейканы бездә шулай дип йөриләр) әйбәт, чиста уралар иде. В.Нуруллин // Чүбен калдырмыйча, башка төр нәрсәләр белән катнаштырмыйча. Җиләкне чиста җыю

4) Тиешенчә, төгәл итеп, барлык шартларына туры китереп, кагыйдәләрне бозмыйча. Дөрестән дә, көймә күргән кеше икән: ишкәкләрне бер дә көчәнмичә, җай һәм чиста сала – ник бер тамчы су чәчрәсен! А.Тимергалин

5) Ахырынача җиренә җиткереп, камил итеп. Кем әйтмешли, ул эшен чиста башкармаган. А.Тимергалин

6) Әдәби нормаларга туры китереп, дөрес итеп; акцентсыз . Сез чиста сөйләшкәнгә сокланып әйтүем. Ш.Галиев. – Комендант кайда? – дип сорый өлкән офицерлары, русча яхшы ук чиста итеп. А.Тимергалин. Үзбәкстанда туып үсүләренә дә карамастан, татар телендә бик чиста аралашалар. Туган як

7) Тиешенчә, югары дәрәҗәдә; хатасыз итеп. Әмма кушылган заданиеләрне төгәл һәм чиста башкарып чыга совет солдатлары. Әлмәт таңнары. Борынгы башкорт көйләрен чиста, матур итеп башкарды. Кызыл таң

Чиста биттән Элеккеләрне онытып, өр-яңадан, яңабаштан. Тормышымны тәүге кардай ап-ак, чиста биттән башлар өчен, үз-үземнән качып, бик ерак, бик озын юлга чыктым мин. Р.Габделхакова. Бер кеше белән гаилә тормышының караламасын язып, аннан башка белән чиста биттән яшәп карап булмый бит инде. Саба таңнары. Чиста куллы Урлашмый торган. --- намусларын стаканга салмый торган, чиста куллы, чиста уйлы ирләр генә безнең сүзне, дөрес сүзне әйтә белә! К.Сибгатуллин. Безгә милләт өчен җан атып йөри торган чиста куллы, акыллы, исемле шәхесләр кирәк. К.Кәримов. Чиста суга чыгару Ялган, җинаять һ.б.ш. гамәл эшләүчене фаш итү, гаепне күрсәтү, дөреслекне ачып салу. Мин сезне чиста суга чыгарам әле! Ф.Бәйрәмова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә