ЧИСЛО и. рус 1) Айның тәртип буенча билгеле бер көне. Мартның ахыргы числолары, көннәр озая, дөньяга яз исе керә башлаган чак иде. В.Нуруллин. Бүгенге числоны, айны куярга онытмагыз. Д.Салихов 2) иск. Календарь ае. Числоның беренче көне иде. А.Алиш. Октябрь числосы кереп, дөньяның матурлыгы бетә башлады. Г.Ибраһимов. Май числосында ул тәмле-татлы язгы сөт кеби була. Г.Исхакый 3) сөйл. к. числолык. [Таймас (числоның битен ертып):] Уза көннәр. А.Гыйләҗев |