ЧИРҮ и. 1) иск. Гаскәр. Солдатны да без бир, патшаның бөтен чирүен дә без туйдыр, атың белән әллә кайларга тикле олауларга да йөр. Г.Бәширов. Биш йөз кешелек кораллы чирү, хәбәр көтеп, Каратун тавы артында гына тора. В.Имамов

2) диал. Көтү, өер (кайбер хайваннар, эт, бүре тур.). Хутор аркылы Киев юнәлешендә аларның эт чирүе кебек яңа гаскәрләре уза. А.Тимергалин

3) күч. Бик зур көч, ябырылып килгән дошман. Соры шинельле Россия бөтен дөньяны фашизм чирүеннән йолып алды. Г.Ахунов

4) күч. Кешеләр төркеме



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә