ЧИРТҮ II ф. Чикләвек, көнбагышны чистартып төшен ашау; яру. Шуңа күрә Зифа иртә-кичен берәр җамаяк көнбагыш өеме чиртеп утырырга мәҗбүр. В.Имамов. Кайсы йон эрли, кайсы бәйләм бәйли, кайсыларыдыр симәнке чиртеп гайбәт саталар. Д.Салихов // Эчендә төше булган кайбер вак җимешләрне шул төшен чистартып ашау. Кыш буена көнбагыш урынына миләш чиртеп йөргән әтигә кадәр гаҗәпләнде. Р.Рахман. Бер Риман абый рәхәтләнә: симәнке урынына чия чиртеп кайта. Сәяхәтнамә Чиртә башлау Чиртергә тотыну. Бераздан соң ул тәмам канәгатьлек тапкан һәм җәһәт-җәһәт көнбагыш чиртә башлаган иде. Ф.Яхин |