ЧИРТҮ I ф. 1) Урта яки имән бармакны баш бармак ярдәмендә бөкләп, аннан турайтып җибәреп кемгә яки нәрсәгә дә булса бәрү. Нәсимәнең борынына нык кына берне чирттем, теләсә кая сузмасын. А.Гыйләҗев. Ногман аның башына чиртә. Г.Каюмов 2) Гадәттә сигнал бирү өчен, ишетелер-ишетелмәс итеп кенә бармак очы белән бәрү. Тик менә икене сукканда гына тәрәзә чирттеләр. Г.Ибраһимов. Уйларын бүлеп, кемдер тәрәзәгә чиртте, Һашимов куркып китте. А.Алиш 3) Музыка коралының кылларына бармак очы яки медиатор ярдәмендә бәрү; кыллы музыка коралында уйнау. Кыз чагында буш вакытында мандолина чиртә иде ---. А.Гыйләҗев. Мандолина, думбра кылларына да бик оста чиртә, кулы агач эшенә дә ябыша. В.Нуриев 4) Балык кармакка кабу. Балык та әйбәт капкан бәхетле көн иде: шәп-шәп алабугалар шундый чиртте, алып кына өлгер! А.Гыйләҗев. Ник бер кармак чиртсен, ник бер калкавыч дерт итеп алсын. А.Хәсәнов 5) Компьютер тычканының төймәсенә бармак белән басып алу. Минем сайтка чиртсен әби, Кабызсын да компьютер! И.Диндаров 6) күч. Кулга төшерү, эләктерү. Эш шунда: Оксана апагызны Гаптелмөлек абыегыз тәки чиртеп китте бит! Ф.Хөсни. [Биктимер:] Бик асыл кошны чирттең! И.Юзеев 7) күч. Кулга керү, эләгү. Әйтте Әгъләм, шатланып: «Байлык чиртте!» И.Юзеев 8) күч. Урлау, чәлдерү, шудыру. Мөгаен, «Волга» машинасын чирткәннәрдер – Мәчтүрәйләр бакчасыннан чирткән алма дип белдең әллә? А.Гыйләҗев. Нотыклар сөйләп кич-иртә, Дәүләт акчасын чиртә шул. Чиртмәс тә иде кич-иртә, Тамак тәмугка кертә. Г.Афзал 9) күч. Спиртлы эчемлек эчү. Әллә егет бераз чирткән инде?.. 10) күч. Чыгымнар тотмыйча гына чит кешедән сорап алу. Тукта, минәйтәм, куып тотып, берәр тәмәкесен чиртим әле, бер уңайдан кем икәнен дә белермен, дидем. И.Хәйруллин ◊ Чиртсәң егылырга тору Бик хәлсез, көчсез булу. Малахов кебек булсын иде, ә мондый чиртсәң егылырга торган кешедән нинди юньле разведчик чыксын соң, дип уйлады сыман ул. А.Әхмәт. Чиртсәң кан бәрергә тору к. чиртсәң кан (чәчрәп) чыгарлык. Әмма мин аңа Хисмәтулла агай биреп калдырган боерык кәгазен күрсәткәч, чиртсәң кан бәрергә торган каракучкыл кызыл йөзе кәфен шикелле агарып китте. В.Нуруллин. Чиртсәң кан тибәрлек к. чиртсәң кан (чәчрәп) чыгарлык. Күксә – түгәрәк йөзле, чиртсәң кан тибәрлек ир, ә бу – корып кипкән, борыны гына торып калган карачкы. Л.Зөлкарнәй. Чиртсәң кан чыгарга тору к. чиртсәң кан (чәчрәп) чыгарлык. Кияүне әнинең олы энесе, чиртсәң битеннән кан чыгарга торган таза гәүдәле ир урталары кеше – Сафа абый алып киләсе булды. Г.Бәширов. Хәдичә апа җиде йөз унтугыз хезмәт көне эшләгән, ә чиртсәң битләреннән кан чыгарга торган тап-таза дүрт ирнең, дүртесенекен бергә кушсаң да, Хәдичә апаныкы хәтле хезмәт көне юк! В.Нуруллин. Чиртсәң кан (чәчрәп) чыгарлык Тулышып торган кызыл йөз; шундый йөзле, таза кеше. Чиртсәң каны чыгарлык таза ир. Г.Әпсәләмов. Ишек пыялалары аша аларның чиртсәң кан чәчрәп чыгарлык тук чырайлары, кыйбатлы бүрекләре һәм текә күтәрелгән хәтәр танаулары гына күренеп кала. А.Гыйләҗев Чиртә башлау Чиртергә тотыну. Җиңгән кеше сайлап алынган гаилә членнарының гаеп-кыек якларын атый-атый, җыелганнарны көлдереп чиртә башлый! А.Гыйләҗев Чиртә килү Әлегә кадәр чиртү. Үскән саен дөнья серен ачты, Чиртә килде бөтен кылларны. И.Киньябулатов Чиртә тору Һаман чиртү. Чирттең безнең борынга, энекәш!.. Шулай чиртә тор!.. Ф.Яруллин Чиртеп алу Бер тапкыр яки җиңелчә генә чиртү; бераз чиртү. Габбас тамак кырып куйды да Рәмиснең колагына чиртеп алды. З.Мәхмүди. Солдат гитарасын җайлап тотты да, кылларын үзәк өздерерлек итеп чиртеп алганнан соң, карлыккан тавыш белән җыр башлады. Г.Гыйльманов Чиртеп җибәрү Җиңелчә генә чиртеп кую; чиртә башлау. Әйдә, Рифкать энем, чиртеп җибәр әле шул нечкә муенлы нәрсәңне! Р.Вәлиев. Икенчесе тәмәке төпчеген чиртеп җибәрде дә кулларын җәйде ---. Р.Кәрами Чиртеп кую Кинәт чиртү; бер тапкыр чиртү. Берәр тустыган көмешкәне чиртеп куйгач, телләр чишелде. Г.Гомәр. Балык чиртеп куйдымы, әллә эче пошканнан, кармагын тартып чыгарды ул судан. Р.Мөхәммәдиев Чиртеп тору Даими, туктаусыз чиртү; әле чиртү. Гомер буе чиртеп торса да балык, Нәфсе туймас, куллары армас кебек... М.Мирза. Ешрак чиртеп торса, ике кармакны төшерәсең. Өмет Чиртеп чыгу Баштан ахырга кадәр, һәммәсенә чиртү. Олавызның бу эше өчен, барысы да аның маңгаена чиртеп чыга. Ф.Яруллин |